Ачы кыярларны тозларга буламы?
Ачы тәме булган кыярларны маринадларга була, тик алдан берничә эшне башкарырга кирәк. Тәмләткечләр кулланганда, консервлау алдыннан термик эшкәрткәндә, ачысы бетә.
Тозлау алдыннан кыярларның ачысын аларны тозлы суда тотып бетерергә мөмкин. 40 минут тоту җитә. Яшелчәләрне савытка салыгыз, өстенә салкын су коегыз, тоз кушыгыз. 2 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына.
Кыярны тозларга әзерләнгәндә, алар ачы булып чыкса, түбәндәге ысулны кулланырга кирәк. Яшелчәләрне юыгыз, салкын су салынган савытка тутырыгыз һәм шунда 12 сәгатькә калдырыгыз. Бу эшне иртән башкарсагыз, суны 3 сәгать саен алыштырып торыгыз.
Яшелчәләрне банкаларга ябар алдыннан, иң өскә бер-ике кисәк керән тамыры, яки коры горчица салырга кирәк. Термик эшкәртү вакытында кыярга ачы тәм бирүче кукурбитацин юкка чыга, шуңа күрә, маринадлау ачы тәмен бетерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев