Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чибәр җиңги киңәшләре

Тырнакларны ныгыту Тырнаклар тиз сынса, икеләнсә, савыт-саба, керне перчатка киеп юарга тырышыгыз. Химик чаралар тырнакларның торышын боза ала. Рационда биотинга бай ризыклар булырга тиеш. Андыйларга каты пешкән йомырка, көрпәле ипи, чәчәкле кәбестә керә. Күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Көн саен тырнакларны җылы үсемлек маена тыгып, 10-15 минут тотыгыз. Майга аптекадан...

Тырнакларны ныгыту
Тырнаклар тиз сынса, икеләнсә, савыт-саба, керне перчатка киеп юарга тырышыгыз. Химик чаралар тырнакларның торышын боза ала. Рационда биотинга бай ризыклар булырга тиеш. Андыйларга каты пешкән йомырка, көрпәле ипи, чәчәкле кәбестә керә. Күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Көн саен тырнакларны җылы үсемлек маена тыгып, 10-15 минут тотыгыз. Майга аптекадан алып шулай ук майлы А витамины, 5 тамчы лимон согы һәм 3 тамчы йод өстәргә була. Моны бер ай эшләргә кирәк. Аннан соң атнага ике тапкыр да җитә.

Күзләргә файдалы
Әгәр дә гел йокы туймыйча күзләрегез иртәнгә кызарып тора икән, ромашка яки петрушка пешергән су ярдәм итәр. Мамыкны шуңа чылатып, күзләргә куегыз. 3 минуттан алыгыз һәм 2 минуттан яңадан куегыз.

Яшь калырга теләсәң...
Тирене яшь тоту өчен бик җиңел рецептлар бар.
1) Бер йомырканың агын һәм сарысын аерып аласың. Агын туглап, ярты лимонның согын кушып болгатасың. Кушылманы биткә сөртеп, 5 минут тотасың. Аннан соң җылымса су белән юып а ласың.
2) Йомырканың сарысына 1 чәй кашыгы үсемлек мае, калган ярты лимонның согын салып болгатасың. Бит тиресенә сөртеп, 20 минут тотасың да җылы су белән юып аласың.
3) "Банан" рецепты бит тиресенең төсен матур тотарга һәм картаюдан сакларга ярдәм итә. Ул да җиңел ясала: ярты бананны чәнечке белән изгәләп, 1 аш кашыгы сөт өсте, 1 чәй кашыгы бал салып болгатасың. Бит һәм муен тирәсенә ягып, 15-20 минут ятып торасың. Аннан соң җылы су белән юып аласың.
4) Бер аш кашыгы эремчекне сөт яки сөтөсте белән болгатыгыз. Аңа бер чәй кашыгы бал яки тамчылап лимон согы кушыгыз. Эремчекне чиста биткә 20 минутка сөртеп куегыз. Әлеге процедураны атнага 2-3 тапкыр кабатлагыз.
5) Бит тиресен яхшырту өчен түбәндәге киңәш тә ярдәм итә. Суыткычның боз катыра торган формасында яки башка сай савытта чабыр, бөтнек яки гап-гади чәйне катырырга да, шуны чиста мамык чүпрәккә (3 кат) төреп, битне түгәрәк буенча сөртергә.

Бетчәле тире өчен битлек
Коры чүпрәгә кайнар су салалар һәм күперә башлаганчы тоталар. Шуны ярты сәгатькә биткә сөртәләр, ахырдан җылы су белән юыналар.
Әлеге битлектән соң бит тиресе бәрхет кебек була, сыткылар бетә. Процедураны атнага 2 мәртәбә кабатларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев