Туганайлар

Татарстан

18+
Полезная информация

Суыткычка магнитлар ябыштырырга ярамый!

Белгеч аларның зыянлы булуы турында искәртә

Суыткычтагы магнитлар, кагыйдә буларак, зыянсыз, әмма билгеле бер шартларда электроникага йогынты ясарга мөмкин. "Хорошколе"да физика укытучысы Юрий Михайловский бу уңайдан белдерү ясаган.
Аның сүзләренчә, сатып алучыларга магнитларның көчен исәпкә алырга кирәк. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
Хәзер русиялеләр электрон җиһазларга йогынты ясаучы корыч төсендәге неодим-тимер-бор магнитларын сатып алырга мөмкин, ә алар бик көчле һәм электрон приборларга начар тәэсир итә.
Михайловский техниканы йомшак феррит магнитиклар белән генә бизәргә киңәш итә. Бигрәк тә бу компьютерларга кагыла, чөнки каты дискка зыян киләчәк.
Шулай ук организмында металл булган кешеләргә дә магнитлар белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, бу кардиостимуляторларның билгеле бер модельләре булган кешеләргә кагыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Яңа Уренгойдагы табиблар эче авыртуга зарланып дәваханәгә эләккән ике яшьлек кызның гомерен саклап калган. Соңрак ачыклануынча, әти-әнисе сабыйның конструктордагы дүрт магнит шарын йотуын сизми дә калган.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев