Газлы суны эчәргә ярыймы?
Гастроэнтерологлар газлы суларның ашказаны-эчәк тракты авырулары китереп чыгару куркынычы турында кисәтте
АКШ галимнәре газлы су яратучыларда ашказаны асты бизе рагы куркынычы 87 %ка югарырак булуын ачыклаган.
Хәтта газлы минераль суны да күп эчмәскә кирәк. Газ өстәгәндә, судагы минераль матдәләр начаррак үзләштерелә. Углекислый газ ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра, эчне күпертә, ашказаны-эчәк трактының моторикасын боза. Шуңа газлы су гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән тилмерүчеләргә зыянлы. Аны эчәр алдыннан 1,5-2 сәгать капкачын ачык тотарга кирәк. Табиблар сәламәт кешеләргә дә газлы суны көненә ике стаканнан артык кулланмаска киңәш итә.
Чыганак: https://vk.com/tamletamak
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев