Сәрәпәледә - заманча кибет
Зәй районында тагын бер модульле халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды
Зәй районында узып баручы 2020 ел зур эшләр белән тарих битләренә кереп кала. Бүген районда халык өчен мөһим булган берничә социаль объект кулланылышка тапшырыла. Шуларның беренчесе - Поручик авыл җирлегенә караган Сәрәпәле авылында тантаналы төстә ачылган сәүдә ноктасы.
Авыл халкын көндәлек товарлар белән тәэмин итүне күздә тотып төзелгән комплекслы хезмәт күрсәтү пункты заманча модульле материаллар кулланып сафка бастырылды. "Авыл кибете" программасы буенча төзелде, аның өчен 2673, 96 мең сум сарыф ителде. Аны сыйфатлы итеп “Азон” ҖЧШ төзүчеләре башкарды. Әлеге объект сәрәпәлеләр соравы буенча агымдагы елның июль аенда төзелә башлады, инде менә Яңа елга авыл халкына зур бүләк ясалды. “Яңа ел табыны өчен тәм-томны үзебезнең кибеттән генә алачакбыз болай булгач, заманча сәүдә ноктасына керәсе генә килеп тора,” ди сәрәпәлеләр.
Сәүдә ноктасын тантаналы төстә ачу район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, « Тат РИТЭКнефть» директоры Николай Нефедов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, "Татпотребсоюз" җитәкчесе Рашат Шәймарданов, төзүчеләр, район активы, авыл халкы катнашында узды. Ул җыр-биюләр белән бәйрәм рухында оештырылды.
- Авылларыбызда яшәүгә уңай шартлар тудыру өчен без программаларга кереп барысын да эшләргә әзер, бары авылларыбыз халкы актив булып, үз тормышларын күркәм итәргә генә тырышсыннар. Бу сәүдә ноктасы да сезгә озак еллар хезмәт күрсәтсен, рәхәтләнеп файдаланыгыз. Сәламәт, имин яшәгез, - диде Разиф Кәримов.
Соңыннан ул төзүчеләргә сыйфатлы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев