Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Яраткан кызының теләген ничек үтәргә?

Җырчы Вадим Захаровның ике яшьлек кызы Ульяна, Кыш бабайдан яңа машина сорап, әтисен шактый «йөгерткән», диделәр. Кызына биргән вәгъдәсен үтәр өчен, Вадимга җиде кат тир түгәргә туры килгән. Гастрольләрнең берсеннән кайтып кына керә - икенчесенә чыгып китә икән. Татарстан, Башкортстан буйлап концертлар куеп йөргәннәр. Шулай эшли торгач, җырчы үзенең ун...

Җырчы Вадим Захаровның ике яшьлек кызы Ульяна, Кыш бабайдан яңа машина сорап, әтисен шактый "йөгерткән", диделәр. Кызына биргән вәгъдәсен үтәр өчен, Вадимга җиде кат тир түгәргә туры килгән. Гастрольләрнең берсеннән кайтып кына керә - икенчесенә чыгып китә икән. Татарстан, Башкортстан буйлап концертлар куеп йөргәннәр. Шулай эшли торгач, җырчы үзенең ун килограмм авырлыгын югалткан, имеш. Үзе молодец тагын, кызына биргән вәгъдәсен үтәгән - өр-яңа "Киа-Рио" машинасы алган. Болары - 2013 елның яңалыклары иде. 2014 елда исә, Ульянаның "спрослары" кимегәнме, яңа машинада җәелеп утырып йөрү килешкәнме - теге "киткән" килограммнар Вадимга кабаттан кайткан. Ульянасына бу хәл бер дә ошамаган, билгеле. Өйләренә Кыш бабай килгәч, аның колагына: "Әтием элеккечә спай гәүдәле матур егет булсын", - дип әйткән, ди. Кыш бабай, "сер итеп кенә", кызының теләген Вадимга җиткергән.
Вадим ни көләргә, ни еларга белми икән. Яраткан кызының теләген үтәмичә калдырып булмый бит инде. Төрле диеталар белән танышып чыккан, тик үзенә кулаен тапмаган. Ябыгуга бердәнбер юл - спорт икәнен ачыклаган. Хәзер көнтөн бассейнда йөзә икән. Инде беренче нәтиҗәләре дә күренгән - йөз дә уналты килограммлы авырлыгы йөз дә алтыга гына калган. Әле яңа елның беренче ае гына үтеп бара. Үзгәрешләр мондый темпта барса, ел ахырына күтәрәмгә калмагае... Тулы йөзле, җор телле, матур тавышлы Вадимга ияләнгән, шундый җырчысын яраткан тамашачыга аның "азаплана-азаплана" ябыгулары кирәкме икән соң? Халык бит аны гәүдәсе өчен түгел, тавышы, җырлары өчен ярата... Ульянаның Кыш бабайга әйткән теләген дә аяк астына салып таптап булмый. Дөрес урталыкны каян табарга? Бәлки, җырчыга киңәш бирүчеләр табылыр, ә?
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев