Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Исемен мәңгеләштерәсе иде

Бу язмамны русча шигырь белән башлап китәсем килә. За ум, сердечность, доброту, талант, дарованный от Бога, За чувств и мыслей широту, сегодня славим педагога. За труд, что подвигу сродни, тепло учительской опеки, Спасибо Вам от всей души, и будьте счастливы вовеки! Кайчандыр авылда туып, авыл мәктәбендә белем алып чыгып киткән...

Бу язмамны русча шигырь белән башлап китәсем килә.
За ум, сердечность, доброту, талант, дарованный от Бога,
За чувств и мыслей широту, сегодня славим педагога.
За труд, что подвигу сродни, тепло учительской опеки,
Спасибо Вам от всей души, и будьте счастливы вовеки!
Кайчандыр авылда туып, авыл мәктәбендә белем алып чыгып киткән кешеләр без. Яшәүләребез туган авылдан читтә булса да, кендекләребез шунда бәйләнгән. Әти-әниләребез инде исән түгел, шулай да авылга еш кайтып йөрибез. Авылдашлар, туганнар, укыган мәктәбебез сагындыра. Әле дә ярый, мәктәбебез исән. Һәр уку елы башында, кече яшьтәге балалары булган әти-әниләрнең йөрәкләрен ярып, оптимизациягә эләккән мәктәпләр исемлеген атыйлар. Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбен дә шундый язмыш көтә күрмәсен дип телибез. Мәктәп бит ул авылда инде нигезе калмаганнар өчен дә кайтып тукталу, күрешү, очрашу урыны.
Сарсаз-Баграж мәктәбе тарихы Харитоновлар фамилиясе белән тыгыз бәйләнгән. Александр Иванович Харитонов, сугыш юлын үтеп, аннан солдат хезмәтен тутырып, 1951 елның маенда авылга кайтып төшә. Солдат шинелен дә салырга өлгерми, укытучы булып эшли башлый. Шул еллардан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул туган авылы мәктәбендә балаларга белем бирде. 1976 елда, Александр Ивановичның зур тырышлыклары белән, Сарсаз-Баграж мәктәбе урта мәктәп статусын алды, бүгенгә кадәр төп белем бирү мәктәбе булып эшләп килә.
Александр Иванович белән аның тормыш иптәше Мәймүнә Саттаровна авылда иң үрнәк гаилә булып яшәделәр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Радик Александрович, әтиләре юлын дәвам иттереп, гомерен педагоглык хезмәте белән бәйләде. Бүгенге көндә ул балаларга физика, математика фәннәреннән белем бирә.
Александр Иванович, мәктәптә шактый кырыс күренсә дә, чынында, кече күңелле, бик гади кеше иде. Без, кечкенә балалар яныннан да, исәнләшеп кенә үтмичә, хәлләребезне сорашып, ниндидер сүз катып уза торган иде. Шушы гадәтләре аның педагог улына да күчеп калган. Радик Александровичны авыл кешеләре дә, мәктәп балалары да яраталар, хөрмәт итәләр. Аның өстендә - дистәләгән төрдәге җәмәгать эшләре дә. Ардым, дими, булдыра алмыйм, дими, эндәшми-нитми - һаман да сөйри. Авыл да, мәктәп тә шундый кешеләр булганга яши, минемчә. Радик Александрович белән аның хатыны Светлана Андреевна ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Роза Әлмәт шәһәрендә Муниципаль институтны тәмамлап килә. Ә менә кече кызлары Ольга әтисе белән бабасы юлын сайларга җыена - педагог һөнәренә укырга тели. Теләкләре тормышка аша күрсен.
Авылдашларга җиткерәсе бер үтенечем бар: Сарсаз-Баграж мәктәбен заманында урта мәктәп итеп үстерә алган, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Александр Иванович Харитонов истәлегенә мемориаль такта куясы иде. Республикабызда оештырылган "Мәктәбеңә булыш" акциясе турында күп язалар. Александр Иванович истәлегенә шундый такта куя алсак, туган мәктәбебезгә безнең дә өлешебез керер иде. Булышырга теләүчеләр мәктәп администрациясе белән элемтәгә керә алалар.
Сарсаз-Баграж мәктәбен тәмамлаган кешеләрдән аңлау һәм теләктәшлек көтеп:
Григорий ИВАНОВ, Яр Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев