Раиса Тимофееваның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Халкыма — бүләгем» дигән кичә уздырылды
Тукай районының Борды авылы кызы, 40 ел татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, татар дәүләт филармониясендә эшләгән кабатланмас меццо-сопрано тавышына ия җырчы Раиса Тимофеева керәшен җыруларын иң беренче булып илебезнең зур сәхнәләрендә яңгыраткан.
Раиса Тимофееваның хезмәте үз вакытында тиешенчә бәяләнмәгән. Аңа атказанган артист исемнәре дә, дәүләт бүләкләре дә бирелмәгән. Әмма ул — халкыбызның үз җырчысы, керәшен җыруын бар дөньяга таныткан асыл зат.
Авылдан — олы сәхнәгә
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә легендар җырчы Раиса Тимофееваның юбилеена багышланган кичәгә аның авылдашлары, Бордыдагы «Туганайлар» ансамбленең өлкәннәр төркеме дә килгән иде. Ансамбль җитәкчесе Вера Рамазанова белән бергәләп, Раиса Тимофеевага бәйле истәлекләрне дә яңарттык. Чаллыдагы бәйрәмнәрнең берсеннән соң, инде халык таралышып беткәч тә, Раиса Григорьевна белән озак кына сөйләшеп утырган идек. Бәйрәм сәхнәсенә озын кара бәрхет күлмәктән чыгып, күңел төпкелендәге хәтер авазын уятырлык тирән моң белән җырлавы истә калган. Ул үзенең инде коцертларда чыгыш ясап йөри алмавы, бик үтенеп чакыргач кына килергә ризалашуы турында да әйткән иде. Ни кызганыч, шунан соң аның белән очрашканыбыз булмады...
Кичәнең «Борды урамнары» белән башлануы да очраклы гына түгел. Бу олы җырчы әлеге көйне «онытмагыз, гел җырлагыз» дип, авылдашлырна әйтеп калдырган булган.
Ул үзе 1929 елның 7 февралендә Борды авылында, Григорий Егорович белән моңга бай Федора Ивановна гаиләсендә туа. Барлык яшьтәшләре шикелле үк, сугыш чоры авырлыкларын кичерә. 7 класс тәмамлауга — колхозда, ә аннан авыл клубында эшли.
Татарстан оешуга 30 ел тулу уңаеннан, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның республика смотр концерты була. Шунда башкарган «Гөлләр үсә» җыры 21 яшьлек керәшен кызы Раисага танылу китерә. 1952 елны Казан музыка училищесына керә. Аны тәмамлагач, татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. Биредә аның беренче башкарган роле — Александр Ключарёвның «Аулак өй» композициясендәге Гөл апа. Ә 1958-1986 елларда аның сәхнә тормышы филармониянең эстрада бүлегендә солист-вокалист буларак дәвам итә. Ул Европа илләренә һәм Кытайга булган гастрольләрдә рус, татар, башкорт җырларын башкарып, тамашачы күңелен яулый.
Җырчының якты истәлегенә
Җәкәү йортындагы кичәдә, авыл кызы Раисаның зур сәнгать дөньясына юл башы булган «Гөлләр үсә» җырын Татарстанның атказанган артисты, дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы Зоя Борисова җырлап күрсәтте.
Кичәдә Раиса Тимофееваның хезмәттәш дуслары – дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булган Лима Кустабаева, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Бордыдан Тамара Кузьмина, Казан янындагы Усадтан Анастасия Шәймәрданова һәм башкалар – кайсысы кичәдә турыдан-туры катнашып, кайсыларыдыр видео язма аша – олы җырчыга бәйле истәлекләрен, хәтерләренә уелган вакыйгаларны яңарттылар. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова үз чыгышында, авылдашлары Раиса Тимофееваның якты истәлеген саклаулары, аның юбилей елындагы бу кичәне хәзерләшүдәге ярдәмнәре һәм, аеруча, Алена Дусманованың үзеннән зур өлеш керткәне өчен, бар халык алдында, бордылыларга рәхмәт белдерде. Раиса Тимофеева турында күз яшьләре аша һәм дулкынланып сөйләгән Людмила Даниловна, җырчының «Туганайлар» редакциясе һәм аның журналистлары белән гел элемтәдә булуын, бар сүзен газета аша әйтүен дә билгеләп үтте.
Татарстанның халык артисты Лена Бичаринаның заманында Раиса Тимофеевадан отып алган «Гөмбагыш» җыруы да яңгырады кичәдә. Лена Бичарина ул җырны Раиса Григорьевна үлгәч кенә җырлый башлый. «Бик таләпчән иде ул, үзе исән вакытта җырларга курыктым», – дип тә әйткән Лена Бичарина.
Кичәдә «Гөмбагыш»ны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле җырчысы Регина Павлова башкарды.
Әле 1991 елда, «Керәшен җыруы» фестивалендә «Безгә сөенечле көн килде. Мин бүген, сәхнәгә чыгып, үземнең керәшен баласы икәнлегемне әйтә алам. Бу бит кеше ышанмаслык хәл», — дип бар тамашачыга үз хисләрен җиткергән Раиса Григорьевна «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле оешуын ишеткәч, бик нык шатланган. «Без керәшеннәр сан ягыннан күп түгел. Нишләсәк тә, гамәлләребез уч төбендәге кебек күренеп тора. Ничек тә матур яшәргә, кеше көлдермәскә иде безгә», дип әйтә торган булган. Бу кичәдә катнашкан «Бәрмәнчек» җырчыларының көмеш чыңыдай яңгыравыклы матур тавышларын, моң-аһәңнәрен һәм югары сәхнә культурасына ия профессионалар булып өлгерүләрен күреп, олы җырчы бүген үз карендәшләре өчен чын күңелдән сөенер иде. Ә барыннан да бигрәк, керәшен җыруларының халык белән бергә яшәвенә, киләчәге өметле булуына шатланыр иде, мөгаен...
Радионы кочаклаган килеш…
Вера РАМАЗАНОВА, Тукай районының Борды авылы:
— 2009 елда, Чаллыда яшәгәндә, Раиса түти безнең күршедәге туганнарына кунакка кайтты. «Син, Вера, җырлыйсың да бит» дип, мине дә чакырдылар. Шунда ул үзенең җырчы булып китү вакыйгасын сөйләде. Бу 1950 елларда була.
Татарстанның 30 еллыгына җырчылар җыярга Казаннан жюри килә дигән сүз тарала. Әмма Бордыга килмиләр. Раиса түти аларның 7 чакрым ераклыктагы Мусзавод авылына киләселәрен ишетә дә, матур киемнәрдән һәм соңгы ак йон оекбашын киеп, арыш басуыннан беленер-беленмәс шәйләнгән ат юлы буйлап йөгерә. Ул барып кергәндә Казан кешеләре инде китәргә җыенган булалар. Сулышы капкан кыз: «Юк, китмисез, мин сезгә җырларга килдем», — ди дә, сәхнә артына йөгереп менә. Пычрактыр дип уйлап, аягындагы галошларын тотып ата һәм ак оекбаштан сәхнәгә чыгып, "Гөлләр үсә«не җырлый. Биеп тә ала. Болар бер сүз әйтмиләр. Сәхнәгә борылып караса, анда кап-кара булып, аяк эзләре калган. Оекбашларына күз салгач, аларның галоштан да пычрак икәнен күрә. Оялуыннан, нишләргә белмичә, галошын кия дә чыгып йөгерә. Берәр хәбәр булыр, дип көтсә дә, бернәрсә дә ишетелми. Берсендә, басуда эшләгәндә, аңа хат китереп бирәләр. Ул хат Җәүдәт Фәйзидән була. Хатта аны Казанга чакырулары турында язылган була. Чабатасын салып, кызыл эчле галошын кия һәм Казанга чыгып китә. Алга таба укырга мөмкинлеге булмагач, училище белеме белән генә кала ул... Раиса түти миңа шуларны сөйләп утырганда, аныңң үз тутасы, авылдагы балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Галина Горигорьевна сүзгә кушылды: «Рая шул чагында минем күлмәгемне, чиккән алъяпкычымны бетереп кайтты. Юып-юып та, дегетне бетерә алмадым». Элек бит ат арбасы артында дегет чиләге тагып йөрделәр. Шыгырдамасын өчен, тәгәрмәләрч күчәрен дегет белән майлыйлар иде. Басудагы арышларга шул дегет йогып калган да, Раиса түтинең өстендәге бөтен киемен бетергән, ул күлмәк, алъяпкыч башкача кияргә ярамаган.
Валентина ТИМОФЕЕВА, Казан шәһәре:
— Мин аның бертуган дәдәсенең кызы булам. Әти бик иртә, 56 яшендә үк китте. Бу Рая түтигә дә, барыбыз өчен дә көтелмәгән зур югалту булды. Рая түтигә моңлы тавыш, җырга сәләт әбиебез Федорадан күчкән. Әби матур һәм төз гәүдәле булган, чиркәү хорында да җырлаган. Барысы җыелгач, алар бергәләп җырлыйлар, керәшен, татар җырларының барысын да беләләр иде. Әнием белән Рая түти якын дуслар булалар, ул аны үзенең дәдәе белән таныштыра, алар өйләнешәләр. Рая түти Чаллыга китеп яши башлагач та бирегә гастрольләргә килеп йөрде. 1999 елда да Казанга, үзенең 70 яшьлек юбилеена килде. Ул концертта бик күп җырлады.
Аның буе 175 сантиметр, куллары да көрәктәй зур иде — дәдәен cугышка алгач, Рая түтигә өйдә дә һәм, гәүдәсе зур булгач, колхоздагы авыр эшләргә дә олылар белән бергә җигелергә туры килә. Сугыштан соң, читкә китмәсеннәр дип, колхозчыларга паспорт бирмиләр, шунлыктан Рая түти бик соң, Казаннан чакыру килгәч кенә укырга китә ала. ТАССР Югары советы исемендәге музыка училищесын тәмамлый. 1960 елда Мәскәүгә гастрольгә баралар. Анда татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы була. «Башмагым» муызкаль комедиясендәге карчык ролен яшь кенә Раяның оста башкаруына тамашачы гаҗәпләнә. Ул 1983 елда пенсиягә чыга, квартирны бик зур авырлыклар аша ала. Декабристлар урамындагы ул ике бүлмәле квартирның берсендә — Рая түти, икенчесендә башка кеше яшәде.
Туксанынчы елларда Чаллыга күчсә дә, үзенең кыз туганнары кыставына карап, анда кайтуына бик нык үкенде. Кичләрен һәрвакыт радиодан концерт тыңларга ярата иде. 2013 елның маенда, аш бүлмәсендәге өстәл янында, концерт тыңлаганда, радио кочаклаган килеш үлә ул...
Георгий ИБУШЕВ, Татарстанның халык артисты:
— Әле эшли генә башлаган чагым. Бер зур концертта кемдер Раиса апага «Монда матур тавышлы бер керәшен егете дә бар», дип әйткән. Ул үзе мине эзләп табып, беренче булып сүз башлады. Ул вакытта аны якыннан күреп белми идем. «Исемең бик матур икән, Георгий. Үзгәртә күрмә, керәшен җегете булып кал», дигән иде ул. Телефон аша соңгы сөйләшүдә Раиса апа нәкъ менә шушы беренче очрашуны исенә төшерде дә: «Молодец, Георгий. Үзеңә дә, җырыңа да хыянәт итмәдең, горурланам», диде.
Табигать сагынадыр
Үзенең бар талантын, бар гомерен җыр сәнгатенә, халыкка хезмәт итүгә багышлап, тормыш буйлап ялгыз үткән Раиса Тимофеева, олыгайган көнендә, җан җылысы эзләп, туган ягына кайта. Әмма Бордыга якын гына булган Чаллыда яшәсә дә, үзәкләре өзелеп, җырлы юллары калган Казанын сагына. Аннан аерылып киткәненә үкенә.
Мактаулы исемнәре дә, дәүләт бүләкләре дә булмаган олы җырчы, халыкның үз җырчысы Раиса Тимофееваны Борды авылындагы мәңгелек йорт үз кочагына ала.
Туган авылның Раиса түтиле еллары да узганнарда, кабатланмас тарих кына булып калды. Ә шулай да Бордының кайчандыр арышлар дулкынланып утырган басу-кырлары үз язмышына — серле җыр дөньясына ашкынган сары чәчле, зәңгәр күзле кызны хәтерлидер, сагынадыр...
Чарадан туры эфир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев