ОРВИ, ОРЗ һәм грипптан ничек сакланырга?
Иммунитетны күтәрү өчен халыкта менә мондый рецепт кулланыла.
Аны әзерләү өчен бер стакан кишер согы, бер стакан чөгендер согы, бер стакан кара торма согы, бер стакан лимон согы, бер стакан кагор, бер стакан бал, ярты стакан сарымсак согы, ярты стакан су кирәк булыр. Сокларның барысы да яңа гына чыгарылган булу шарт. Сарымсак яңа уңышныкы булсын. Әзерләгән сокларны бик әйбәтләп бутагыз да суыткычка куегыз. Шушы тереклек бәлзәмен көн саен берәр аш кашыгы күләмендә, ашарга ярты сәгать кала, кабып куегыз. Кышкы кырыс, салкын мәлдә иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дару булыр. Ул әле сезнең канны һәм кан тамырларын да чистартыр, гемоглобинны яхшыртыр, салкын тиюдән менә дигән кисәтүче чара булыр.
Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен витаминнар комплексы, аскорбин кислотасы ярдәмгә килә. Аскорбин кислотасы әчетеп тозланган кәбестәдә, цитруслы җимешләрдә, баллы болгар борычында күп. Кәбестә салатлары да иммунитетны арттыра. Профилактика өчен рационга сарымсак, суган кертү дә файдалы булачак. Көнгә ике тырнак сарымсак ашау авыз куышлыгындагы бактерияләрне юкка чыгара. Яшелчә, җиләк-җимешләрне көн саен ашау организмда матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев