«Нардуган» – Субашның яме
Теләче районының Субаш авылындагы»Нардуган» керәшен фольклор ансамбленең 40 елга якын иҗат юлы бар, уңышлары да шактый.
Әлеге коллективның да, Субаш авылы клубының да җитәкчесе — Татьяна Романова. «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле 1987 елда оештырыла, ул вакытта аны Субаш авылында гомер итүче талантлы карендәшебез Зоя Павлова җитәкли. Фольклор төркеменең төп максаты — халкыбызның йолаларын, Теләче районының фольклорын барлау һәм саклап калу, популярлаштыру.
Зоя Ивановна 1952 елның 20 сентябрендә Саба районының Югары Шытсу авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе 40 елга якын мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Зоя Ивановнага җыр-моңга мәхәббәт, сәләт әнисеннән бирелә. Аларның гаиләсен укытучылар нәселе дисәк тә була, ике туганы һәм Зоя Ивановна үзе дә укытучылар. 1973-1978 елларда КГПИның филология бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә укый, юллама буенча, Субаш сигезьеллык мәктәбенә килә. Биредә ул укучыларына ана теленә мәхәббәт тәрбияли. 1978 елның 19 августында Субаш егете Петр белән гаилә корып җибәрә, 43 ел алар матур гына гомер кичерәләр, 2 малай һәм 1 кызга гомер бирәләр. Зоя Ивановна, намуслы хезмәте өчен, республика мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Гомер буе керәшеннәрнең йола-гадәтләрен пропагандалый, 28 ел ансамбльгә җитәкчелек итә, хәзерге вакытта ул аның солисткасы.
2013 елда «Нардуган»га халык ансамбле исеме бирелә. Репетицияләр, барлык чаралар да, мәктәп ябылганнан соң клубка бирелгән бинада үткәрелә. Тырыш җитәкче, актив коллектив ата-бабаларыбызның җыруларын һәм йолаларын барлау буенча зур эш алып бара.
«Безнең «Нардуган» ансамбле — уникаль, безне һәр җирдә яраталар, кадерлиләр, хөрмәт итәләр. Коллектив туган авылыбыз керәшеннәреннән генә тора. «Нардуган» ансамбленең өлкәннәр составы белән, параллель рәвештә, «Сүрәкә» балалар коллективы да бар. Андагы 6 бала сәхнәне бик яраталар һәм барлык чараларда һәрвакыт катнашалар. Аларга репетицияләр, чыгышлар, җырулар, биюләр, үз халкыбызның йолалары ошый», — дип сөйләп үтте 12 елдан бирле мәдәният өлкәсендә эшләүче Татьяна Романова.
Ул бәйрәм-чараларны оештыруда нык ярдәм итүче, китапханәче, җыр-моңга оста Лидия Петрова хакында да сөйләде:
«Лидия Ильинична — ансамблебез солистларының беренчеләреннән. Ул — матур җырлавы, концертларны алып бару осталыгы, киң күңеллелеге белән дә эшемдә олы таяныч».
Ансамбльнең составы еллар дәвамында үзгәреп тора. Коллективта бүгенге көндә ун кеше исәпләнә. Коллектив керәшен халык җыруларын, моңнарын, йолаларын тамашачыларга җиткерә. Олы көн, Тройсын, Качману, Казанский һәм тагын бик күп бәйрәмнәрне, аларда үтәлә торган йолаларны, үзләре төзегән сценарийлар аша, сәхнәгә куя һәм әлбәттә, халык мәхәббәтен яулый.
2022 елда ансамбль үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның иң зур уңышы — 2013 елда ТНВ каналы аша күрсәтелгән «Аулак өй» тапшыруында төшү. Ансамбльнең репертуары бай һәм даими рәвештә тулыландырылып тора. Алар һәркөн эзләнүдә: өлкән түтиләрдән әле бер кат та яңгырамаган җырулар яздырыла, сандык төбендә озак еллар яткан суккан киндер күлмәк, алъяпкычлар, бизәнү әйберләре табыла, аларны һәркем горурланып киеп, чыгышлар ясый.
Озак еллардан бирле ансамбльгә йөрүче, алыштыргысыз кызлар Елена Семенова, Мария Иванова — укытучылар. Аларның тавышлары да бик матур, йолалар күрсәткәндә рольләргә керә белүләре, сөйләм теле осталыклары да зур. Солистлардан бердәнбер ир егет — Владимир Миронов, аны ансамбльнең яме дисәк тә, ярыйдыр. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, ансамбльнең беренче көннәреннән бер дә калмыйча йөри. Казан шәһәрендә гомер итүче Татьяна Подьячева алты ел элек, авылда олыгаеп килүче әнисе ялгыз калгач, аны карарга кайткан. Ул да бер карышмый ансамбльгә кушылып киткән.
«Ветеран солистлар Анна Подьячева, Анна Васильева, Елизавета Меньшова — ансамбльнең йөзек кашлары, «Нардуган»ны дөньяга танытучылар, югары дәрәҗәгә җиткерүчеләр. Алар безгә төпле киңәшләрен бирәләр, ерак юлга чыкканда ансамбльгә кушыла алмасалар да, сирәк булса да, авылда үткән бәйрәмнәргә килеп чыгыш ясыйлар. Ансамблебезнең оста гармунчысы Иван Петров турында да аерым әйтеп үтәм. «Нардуган» оешкан көннән бирле коллективтан аерылганы юк. Аның гармунда уйнавы ансамбльне җанландыра. Керәшен җыруларының барлык нечкәлекләрен гармун моңы белән ачып бирә ул. Моннан 4 ел элек ансамбльнең төп гармунчысы булып эшли башлады», — диде клуб җитәкчесе.
Ансамбльгә йөрүчеләр «Нардуган» ирешкән уңышларга сөенеп, алдагы көннәргә зур планнар корып, янып-ялкынланып иҗат итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев