Надежда Губеева: «Үз гомеремне урмансыз күз алдына китермим»
Кайбыч районының Кушкүл авылында тормыш итүче Губеевлар гаиләләре белән табигатькә гашыйк.
Надежда һәм Сергей Губеевлар – авылның үрнәк гаиләләренең берсе. Сергей – төзүче, ә Надежда Мәлки авылының балалар бакчасында директор урынбасары булып эшли.
Алар һәрвакыт урманга барырга вакыт табалар, балаларын да табигать җанлы итеп тәрбиялиләр.
– Урман – минем стихиям. Теләсә нинди һава торышы булса да, мин урамнга барырга куркып тормыйм. Җиләккә, гөмбәгә, болай гына йөреп кайтырга да яратам. Төрле гөмбәләрнең кайчан күренә башлауларын да беләм. Аллага шөкер, урман янында яшибез, анда барып ял итәм, – дип сөйли Надежда.
Гөмбәләрне аерырга папа-мамасы өйрәткән. Надежда әйтүенчә, кечкенә чакта алар, шулай ук, бөтен гаиләсе белән урамнга йөрергә яратканнар.
– Папаның тракторына төялеп чыгып китә идек. Аеруча, яңгыр яугач гөмбәгә чыгып киткән вакытлар бик күп булды. Кечкенәдән бирле йөреп, урман бетенә әйләнеп беттем инде. Үз гомеремне урмансыз күз алдына китермим, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев