Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта яшәүче фермер Тарасовлар меңнәрчә чеби үстерәләр

Бүгенге көндә фермер дигән төшенчәне еш ишетәбез. Кемдер күпләп мөгезле эре терлек асрый, берәүләр каз-үрдәк үрчетә. Ә менә Мамадыш районында яшәүче Тарасовлар бройлер чебиләр үстереп саталар. Бер сезонга, кимендә, 120 мең бройлер чеби үстерәләр.

Беренче адымнар

Роза Тарасова (Яковлева) — Мамадыш районының Владимир авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда укый, эшли, ә соңрак бераз Түбән Кама шәһәрендә яши. Күңеле туган якларына тарткан күрәсең, Мамадышка кайтып төпләнә. Бухгалтер булып эшли. Роза Ивановнаның 2 баласы бар: улы Станислав (36 яшь), кызы Татьяна (32 яшь).

Авылда эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә. Әмма арада үз бәхетләрен туган җирдә табып, үз тырыш хезмәте белән тормыш итүчеләр дә бар. Роза Ивановның улы нәкъ менә шундый егет.

Мамадыш районының Ылыя (Уткино) авылы янында элек дуңгыз фермалары булган. Ләкин, еллар узгач дуңгыз асрамый башлыйлар, шулай итеп, терлек тораклары ташландык хәлгә килә. Тарасовларның улы Станислав Николаевич шушы фермаларны торгызып, кош-корт үстереп карарга уйлый. 2016 елда кошчылык буенча бизнес-проект эшли, аны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрә. Нәтиҗәдә, фермерлык эшен башлаучыларга ярдәм итү программасы буенча бер миллион ярым сумлык грант ота. Бу грантка, шушы бер ферманы өр-яңадан үзгәртеп кора һәм ремонттан соң эшләтеп җибәрә. Беренче эш итеп, бер көнлек 15 мең баш бройлер чеби алып кайта. 

— Улым мине дә чебиләр белән кызыксындыра алды. Ә шулай да мин бу эшкә 2017 елда гына керештем, — дип елмая Роза Тарасова. — Без бергә эшли башладык. Үзем бухгалтер булгач, рәсми кәгазь эшләрен дә алып бардым. Беренче елны барлыгы 44 мең чеби үстереп саттык. 

Чебиләр дә яңа туган баладай

Хезмәт сөючән Тарасовлар янәшә урнашкан икенче, өченче торакны да төзекләндерергә булалар. Шулай итеп, бер-берсенең мәйданы 750 квадрат метр булган янәшә өч ферма гөрләп эшли башлый.

Өченче корпус ачылгач, эш күбәя. Шунда Роза Ивановна Казанда яшәүче кызы Татьяна белән сөйләшкәндә, сүз аралаш: «Безнең янга күченеп кайтмыйсыңмы соң?», — дип әйтеп куя. Кызы ике дә уйламый, ризалаша. 

— Балалар бәләкәй булганда да өйдә гел маллар тота идек. Бәлки шуңадыр да, икесе дә авыл җанлы, мал-туар яраталар, — дип сөйли Роза Тарасова. 

Эшләре әкренләп алга китә. Елдан-ел чебиләр саны да арта. Ә 2019 елда кооператив сугым цехы ачалар. Бүгенге көндә «Р. И. Тарасованың фермерлык хуҗалыгы»н Роза Ивановна үзе җитәкләсә, әлеге «ЭкоПтица» коопреративы председателе — аның кызы Татьяна. Фермер хуҗалыкта кызы, улы һәм Роза Тарасовадан кала, күрше-тирә авыллардан килеп йөрүче тагын өч эшче бар. Аеруча көзгә кергәндә эшче куллар кирәк.

Бер көнлек бройлер чебиләрне Оренбургтан кайтарталар. Мартның 15ләреннән соң һәр корпуска беренче партия 14-15 мең чеби кайта. Аларны бер айга кадәр үстергәч, оптовикларга, шәхси хуҗалыкларга саталар. 

Ә беренче ике партияне сатып бетергәч, 10 мең чебидән торган өченче партияне кабул итәләр, анысын ит өчен асырыйлар. Аларны эшкәртеп, шәхси кибетләргә озаталар, сату өчен ярминкәләргә дә чыгалар. Бер алып кайткан чебиләре сатылып беткәннән соң, яңасын алып кайтканчы, барлык корпуслар да дезинфекцияләнә.

9 ел эчендә үзләренең даими сатып алучылары да барлыкка килгән. Татарстаннан кала Чувашия, Мари-Эл, Башкортстаннан да күпләп килеп алучылар бар. 

— Кош-кортны дөрес асрау һәм тәрбияләү мөһим. Бер көнлек чебиләр, яңа туган балалар кебек үк, кайгыртуга мохтаҗ. Алар әле нык түгел, шуңа күрә корпусларда даими температура, дымлылык, яктылык режимын тотарга кирәк. Һава торышы әз үзгәрдеме, эчтә суына, анысын да күзәтеп, карап торырга туры килә. Аларга салкын да, эссе дә ярамый. Бройлер бер чирләсә, терелтергә авыр. Яхшы шартлар гына түгел, тиешле азык, дару да кирәк. 

Үз шәхси эшләре белән шөгыльләнүчеләрне 2020 еллардагы пандемия дә сынады. Ул Тарасовларны да читләтеп узмый. 

— Яшермим, авыр вакытлар булды. Шулай да эшебезне дәвам иттек, — дип кенә искә алды ул. 

Хәйриячелек турында да онытмыйлар

Күргәнегезчә, бер дә җиңел эш түгел. Чебиләр янында көне-төне кеше кирәк. Җәй айларында Тарасовлар шушы корпуслардан беркая да китә алмыйлар. Хәтта, яшәүләре дә шунда. Марттан ноябрьгә кадәр алар шушында яши. Ноябрь ахырында бар җирне юып, җыештырып, чистартып, Мамадышка кайтып китәләр. Яллары — кыш айларында гына.

— Кышкы 2-3 айда сап-сары йомгактай бәләкәй, йомшак чебиләремне сагына башлыйм. Күпме хезмәт, көч кергән бит инде монда, ничек ташлап китмәк кирәк?! — дип яратып сөйли үз эше турында Роза Ивановна.

Роза Тарасова хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Мамадыш районының Ылыя һәм Кумырык авылларындагы өлкән яшьтәге пенсионерларга, ветераннарга ел саен берәр тавык өләшә. Сабантуйлар оештыруда да, махсус хәрби операциядәгеләргә дә акчалата ярдәм итә. Район газетасы оештырган розыгрышларның да спонсоры — Тарасовлар. 

Тирә-яктагылар мондый фермерлар турында акчаны көрәк белән көриләр дип уйлый торгандыр, мөгаен. Ә бит шушы ярым җимерек фермаларны ремонтлау өчен күпме көч һәм акча киткән. Анысын хисап эшенә оста Роза Ивановна үзе генә белә. Түбәләр ябу, бина эчен төзекләндерү, чебиләрне ашату һәм эчертү өчен җайланмалар, газ, ут, су кертү — кыскасы, болар өчен күп чыгым таләп ителә, шунлыктан һәр тиеннәре исәптә. Өстәвенә, эшне тиешле санитария нормалары, башка таләпләр үтәлерлек итеп, алып барырга да кирәк. Документларың да тәртиптә булырга тиеш.

Фермерлар — тырыш кешеләр. Алар атнаның 7 көнендә дә, тәүлек буе үз эшләренә башлары белән «чумган». Шунсыз, эшең дә алга бармый, табышың да көтелгәнчә булмый. Ә иң мөһиме, һәр иртәдә сине чыр-чу килеп каршылаучы сары йомгак-нәни чебиләреңнең барысын да исән-сау килеш үстереп, яңа хуҗаларына тапшыру...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев