Керәшен Казысы урамына көз үз төсләрен сибә
Балык Бистәсе районындагы Керәшен Казысы егерме генә йортлы, клубы, фельдшер-акушерлык пункты, мәктәбе дә булмаган авыл.
Чиркәү дә, часовня да бар
Авылга килеп керүгә, тигез юлларны, ерактан ук күзгә ташланып торган часовняны, чиркәүне, табигатенең матурлыгын күргәч, авыл һавасын сулагач, рәхәт булып китте. Ә инде уңган, талантлы кешеләре белән дә танышкач, авылның ныклыгы анда яшәүчеләрнең тормыш рәвешендә икәнлегенә төшендек. Тарих битләренә күз төшерсәк, җирле халык элгәредән игенчелек, терлекчелек, балта эше белән шөгыльләнгән. XX гасыр башында биредә җил тегермәннәре, кибетләр һәм, хәтта, май заводы булган. Хәзер биредә 100гә якын кеше яши.
Безне авылның актив кешесе — староста Анатолий Харитонов каршы алды. Бергәләп часовня янына бардык. Аны, читтә яшәүче Николай дәдәсе булышлыгы белән, үзләре ясап куйганнар. Каршыда — сугышта катнашкан авылдашларының исемнәре язылган истәлек ташы.
«Аны авыл уртасындагы часовня янәшәсенә куюыбызның сәбәбе — геройларыбызның исеме һәркемгә күренеп торсын, мәңгелеккә киткәннәр истәлегенә шәм куярга да җайлы булсын өчен», — диде Анатолий Иванович.
Чиркәүләрендә ремонт бара. Нәселе шушы авылдан булган Володя Харитонов финанс ягыннан ярдәм итә икән. Авылда Троица чиркәве 1904 елда төзелгән булган. Ул 1939 елда ябылган, ә бинасында төрле елларда — башлангыч мәктәп, ашлык саклау склады булган. 1975 елда аны сүтәләр. 2006 елны шул чиркәү урынында, Владимир һәм Николай Харитоновлар акчасына яңасы төзелә. 2013 елның ноябрендә бу яңа чиркәүне яндыралар, аның кирпеч нигезе генә утырып кала. 2015 елда чиркәү яңадан төзелә. Чиркәүдә келәүләр үтә, священниклар Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан чакырыла. Кәбен койдыру, бала чумылдырулар да шунда башкарыла. Чиркәү бакчасында карлыган куаклары бик күп булган, хәзерге вакытта алмагачлар гына калган.
Урам тулы каз
Урамда йөргән казларның күплегенә шаккаттык.
«һәр хуҗалыкта диярлек бар, 20-35тән ким тотмыйлар. Эре терлек тотучылар да шактый, ә сыерлар авылда нибары 8 хуҗалыкта гына калды. Көтү дә юк, болынга арканлап кына куя халык малларын. Азыкны сатып аласы, сөтнең бәясе түбән, асрауның файдасы юк», — дип аңлаттылар моны.
Авыл халкы кибет, пункт, мәктәп юклыктан да зарланмады. Урамда без кырык ел элек авылга килен булып төшкән Фирдания апаны очраттык. Ул:«Тырышкан кеше авылда ачка үлми. Яшелчәбез бар, мал асрыйбыз. Берничә авылга бер фельдшер бар, өлгерә. Бездә тырыш керәшеннәр яши. Элек тә каз-үрдәкләрне күп тоттык, өмәләр ясый идек, хәзер балалар кайта, үзебез эшкәртәбез.
«Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр», — дип сөйләде һәм үз бакчасына алып кереп, җыеп алган кабакларын, бәрәңгесен күрсәтте.
Яңгырсыз җәйдә дә уңыш әйбәт булган. Кабакны малларга ашаталар. Үзләре өчен орлыгын алып калалар, пирогын пешерәләр, согын ясыйлар.
Күп чишмәле авыл
Авыл җирлеге идарәсе Чүкәй авылында урнашкан. Мәктәп яшендәге ике бала да Керәшен Казысыннан 12 киломтер ераклыктагы шул авылда укыйлар. Аларны автобус йөртә. Халыкның да күпчелеге читкә йөреп эшли. Юллар ясауга, зират тирәсендәге коймаларны рәтләүгә үзара салым акчасы кереп киткән. Аны кем күпме булдыра ала шуның кадәр биргән.
«Әле тагын бер зур эшебез бар: авылыбыз инешләрендәге Олы, Симка, Куык, Тәрпи чишмәләрен чистартып, матурлап ясап куярга кирәк», — дип чишмә буена алып төште безне Анатолий Иванович.
Тәрпидән кала, аларның һәркайсына агач кач куелган. Ә юлларын, чынлап та, чистартырга кирәклеге күренеп тора. Бу — изгелек кылу. Шулай ук, табигый байлыгыбызны да саклау. Анатолийның читтән кайткан Сергей исемле баҗасы, кызыксынучан кеше буларак, чишмәләрнең су составын да тикшергән. Олы чишмәнең — өч юлы, һәркайсының составы төрле. Суны тикшерткәч, берсендә көмешнең күп булуы, икенчесендә — җиз, өченчесендә тимер барлыгы ачыкланган. Аннан соң, бу чишмә белән бәйле вакыйга да искә алынды. Суын тикшерүче Сергей дәдәй аннан борынгы акча тапкан, өйгә алып кайткан. Хатыны, аны суга кем, нинди ырым белән ташламас, дип каршы төшкән. Шушы көнне үк кичен бу кешенең тән температурасы күтәрелгән. Акчаны яңадан табылган урынына илтеп куеп, иман укыгач кына, барысы да рәтләнгән.
Авылга Сахалин, Урта бот, Тәкә бот, Кирәмәт, Ташкичү исемле елгалар якын. Урманнар биш километр чамасы гына ераклыкта. Элек авыл халкы гөмбәгә, җиләккә, ял итәргә еш йөргән. Быел урманда аю күрүчеләр булганлыктан, куркып, бармыйлар.
Җыйнак, чиста авыл йорты
Тезелеп киткән йортларга күз салгалап, югары очка атладык. Авыл старостасы безгә керәшенлекнең төп билгесен — һәр хуҗалыкта яшәүчеләрнең кушаматын әйтеп бара: Чебиләр, Аюлар, Тукраннар... Без керәсе йорт «болгар» ларныкы булып чыкты. Әллә кайчан көткән туганнарын күргәндәй, 30 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләгән Галина Тимофеева безне өйгә чакырды.
Җыйнак, чиста авыл йорты. Тәрәзә төпләрендә — төрле төсләрдәге чәчәкләре белән сөендергән яран гөлләре. Кызы Светлананың чиккән тәре аллары, үзенең бәйләгән шәлләре, бияләй-оекларына кадәр күрсәтте ул безгә. Шаккатып тордык. Бер шәлне бер атнада бәйләп бетергән чагы да булган аның. Алай гына түгел, 30 ел элек әнисе бер авылдаш әбидән алган керәшен киемен киеп, биепҗырлап җибәрүе, күңелләрне тагын да күтәрде.
Аннан без, бергәләп, Харитоновлар йортына килдек. Анатолий Харитонов машина гаражының бер почмагында музей ясаган. Экспонатлар күп җыелган. Әби-бабаларыннан, әти-әнисеннән калган көнкүреш кирәк-яраклары: көянтә, җеп эрләү җайланмасы, исемле чәйнек, кисмәкләр бар. Яшь чагында үзе уйнаган керәшен халык уен атрибутларын да саклаган ул.
Аның хатыны Надежда — чыгышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан. Ул пешергән искиткеч тәмле чәк-чәк, пирог, пилмәннәрне авыз иткәч, Анатолийның бертуган сеңелесе Вера Котникова, Анатолий Харитонов үзе һәм ике туган тутасы Галина Тимофеева башкаруында җыру тыңларга утырдык.
Җырлы-моңлы нәсел
Харитоновның үз көенә, үз сүзләренә язылганын да, нәнәй-тәтәйләре җырлаганын да, Керәшен Казысына гына хас итеп бормалап җырланган авыл көйләрен дә ишеттек без монда. Баян тавышын ишетүе дә рәхәт. Алар барысы да авылның керәшен ансамбле «Нардуган» солистлары булганнар. Кызганыч, ансамбль юк инде, берничә ел элек, матди яктан авырлык тоеп, ансамбльне таркатканнар. Анатолий Иванович бала вакытында кайдандыр ике рәтле иске гармун тапкан һәм уйнарга өйрәнгән. Ә инде сигез класс тәмамлагач, колхозда сарык өсте кыркып эшләгән акчага үзенә баян алган.
«Беркайчан да онытмыйм, 120 сум акча алдым, ә баян 250 сум тора. Хезмәт хакымны алырга баргач, аванс кына булыр дип уйлаган идем. Колхоз председателе Сөләйман абый, бернинди аванссыз, 250 сумга тутырып акча бирде. Баян алу тагын бер кызык вакыйга белән истә калды. Авылдашым Коля белән Казанга бардык. Икебезнең дә кесәдә шактый гына акча. Шамил Усманов урамында адаштык, малайлар бәйләнде. Коля: «Йөгер!», — диде дә, Казан малайларын тәпәләп калдырып, минем яныма килде. Баянны дәдәй белән бергәләп барып алдык кибеттән», — дип көлдереп алды ул.
Авылда бәйрәм, йолаларны да калдырмыйлар. Пристол бәйрәме — Тройсын. Балалар «Олы көндә — күкәй, Туым бәйрәмендә авыл буенча акча җыярга чыга. Кырыклап бала, туганнар, якыннар җыела, күңелле үтә. Качмануга Сәрдәгә, Карабаянга, Субашка йөриләр», — диде Вера Котникова.
Авылда кибет булмагач, кирәк нәрсәне Анатолий Иванович алып кайтып бирә икән. Элек кибет тә тоткан. Атнага өч тапкыр районнан ипи китерәләр. Кыскасы, гөрләтеп яшәп яталар Керәшен Казысы кешеләре.
Иван дәдәй йорт төзекләндерә
Почтаның гына вакытында килеп җитмәве борчый авыл кешеләрен.
«Әлбәттә, ул үзебезнең хат ташучы Николай Шаров гаебе генә түгел. Почта бит үз авылыбызда юк. Анда безнекеләр барганчы я бөтенләй югала, я озак вакыт үткәч кенә килә. Газеталарга язылмавымның да сәбәбе шул. Мин үзем клуб җитәкчесе идем. Ул елларда газетаны да алдык, яратып укыдык. Төрле чаралар оештыра идек. Хәзер дә авыл көннәрен, йола-бәйрәмнәрне калдырмыйбыз. 2015 елдан башлап, аларны авыл депутаты Галина Матвеева оештыра. Халык бик күп җыела, тирә-як авыллардан да киләләр. Элгәредән аермалы буларак, хәзер Казаннан артистлар чакыру гадәткә керде», — дип сөйләп узды Татьяна Шарова.
Кайтыр юлга борылгач, кечкенә генә иске йорт ишегалдында мотоблок тавышы ишетеп туктадык. Бу йортта да кеше яшимени дип, кереп карарга булдык. 82 яшьлек Иван дәдәй Мамаковның җимерттереп йортын ремонтлап ятуын күреп, гаҗәпкә калдык.
Ул озак еллар Себердә яшәгән. Ике ел элек туган йортына кайткан. Яшьләрнең дә бөтенесе шулай булдыра алмый.
«Читтәге квартирыбыз сатылмады әле. Шуңа үзем генә кайттым. Карчыгым соңрак кайта, ул кайтканчы туган йортымны тәртипләп куярга исәбем. Ике югары белемем бар. Күп еллар балык эшкәртү заводында җитәкче булдым. Дүрт бала үстердек. Өйдә күп нәрсә җиткездем инде», — дип сөйләнеп өйгә алып керде.
Шкаф ачып күрсәтте. Ә шкафта киемнәр түгел, туалет! Суы да килә, үзе ясаган канализациягә тоташкан торба буйлап агып чыгып та китә. Искитмәле! Шунда ук ваннасы бар. Кер юу машинасы, заманча телевизоры да эшләп тора.
Капкалар бикләнмәсен
Күп авылларда булырга туры килә. Һәр авылның үз тормышы, үз йолалары, үз кимчелекле һәм сокланырлык яклары була. Авылларның барысында да бер уртаклык — ишелә башлаган, кадакланган тәрәзәле, кыйшайган түбәле, моңаеп утырган, кешесез, ялгыз өйләр. Җимерелгән капка-коймалары тирәсен әрем-кычыткан баскан. Шундый ташландык өйләрне күреп, күзләргә яшь тула. Кемдер бу йортларны тир түгеп җиткезгәндер, анда шау-гөр килеп балалар үскәндер... Керәшен Казысы авылында да бар андыйлар. Кайчандыр әлеге авылның йөздән артык хуҗалыгы булган, бүгенге көндә халкының саны да йөз тирәсе генә.
Ташламасак иде туган йортларыбызны. Сүндермәсәк иде әти-әниләренең яккан учагын, югалтмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев