Фольклорчы галим Геннадий Макаровка "Тюрксой" халыкара оешмасы медале тапшырылды
Геннадий Макаров һәм аның студенты Айдар Вәлиев Казахстанда узган төрки дөнья музыкасына багышланган фәнни конференциядә катнашты, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров студенты, яшь баянчы Айдар Вәлиев белән бергә "Коркыт һәм Бөек дала көйләре" төрки халыкларның IV халыкара традицион музыка сәнгате фестивале һәм "Коркыт ата мирасы: эпик мәдәният, халык хикәятләре һәм көйләре" халыкара фәнни-гамәле конференциясендә катнашты. Ул төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләренә багышланган иде. Бу хакта фольклорчы галим үзе хәбәр итә.
Мәгълүмат өчен: Төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләренә багышланган "Коркыт һәм Бөек дала көйләре" төрки халыкларның IV халыкара традицион музыка сәнгате фестивале һәм "Коркыт ата мирасы: эпик мәдәният, халык хикәятләре һәм көйләре" халыкара фәнни-гамәле конференциясе быел Казахстан Республикасының Кызыл Орда шәһәрендә 27-29 сентябрендә булып үтте. "Тюрксой" төрки мәдәниятләр халыкара оешмасы тарафыннан өч елга бер мәртәбә үткәрелә торган фестивальдә Азәрбәйҗан, Белоруссия, Кытай, Бөекбритания, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Үзбәкстан, Башкортстан, Саха-Якутии, Татарстан, Тыва һәм Төркиядән 80нән артык музыка белгече, фольклорчылар һәм этник музыка башкаручылар катнашты, дип хәбәр итә "Тюрксой"ның рәсми сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев