Туганайлар 18+
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" керәшен яшьләр бүлеге тарихы

Керәшен яшьләр хәрәкәтенең барлыкка килүенә ВКонтакте социаль челтәре этәргеч була

Керәшен яшьләр хәрәкәтенең барлыкка килүенә ВКонтакте социаль челтәре этәргеч була. 2007 елда ВКонтактеда Антон Байрашев «Кряшены – керәшеннәр» төркеме ача. Бу төркемдә хәзер 5726 кеше.

Антонны ул вакытта керәшеннәр күпме икән, дигән сорау кызыксындыра. Танышып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып, зур эшләр дә, бизнес та ачып җибәрергә була, дип фикер йөрткән ул вакытта Казан финанс-икътисад университеты студенты Антон. 

Әлеге группа көннән-көн зурая башлый. Интернет челтәрендәге бу төркемдә аралашкан яшьләр очрашырга теләк белдереп, Людмила Белоусова белән элемтәгә чыгалар. Һәм Халыклар Дуслыгы йортында иң беренче очрашуга җыелалар.

Шул очрашудан соң, 2009 елның 4-6 декабрендә керәшен яшьләре форумы уза, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге булдырыла.

Вероника Степанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев