Бирдебәктән Евдокия Толстова: «Туганайлар» дигәч, күз алдына якын туганнар килеп баса»
«Туганайлар» газетасы инде 22 елдан артык илебез буенча сибелгән туганнарны, карендәшләрне үзенең битләрендә «очраштыра».
Керәшен була торып, Сезнең газетагызга язылмый калып буламы соң? Булмый әлбәттә. Бу хакта Балык Бистәсенең Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова язды:
«Мин газета чыга башлаганнан бирле сезнең белән бергә. Яңа санын чыкканын зур түземсезлек белән көтәм, чөнки газетадагы материаллар белән танышып үземә рухи азык алам.
Газета-китапларны укырга бик яратам мин. Сезнең газета кулга килеп керүгә дингә кагылышлы, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәргә, халкыбызның элеккеге тормышына кагылган материаллар белән танышып чыгам. Аннан “Туганайлар” газетасын газета укырга яратучы авылдашларым Вера Михайлова белән Николай Гавриловка алып барам. Укысыннар, керәшен яңалыклары белән танышсыннар!
Баш редактор Юлия Губина, Фрида Вәлитова, Фирая Моратова язган материалларны бик кызыксынып укып барам. Чөнки без бер-беребез белән тыгыз элемтәдә торып, ярдәмләшеп эшлибез, яшибез.
Халык өчен кирәкле газета чыгарасыз. Укучыларыгыз күп булсын. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын, «Туганайлар»!
Безнең керәшеннәр дөнья буйлап сибелгән. Бер авыллар белән генә чикләнеп калмыйча, башкаларның да көн-күреше, гореф-гадәтләре белән дә ешрак таныштырсагыз иде. Редакциягә килгән хезмәткәрләрнең озак еллар безнең яраткан газетабызда уңышлы гына эшләп йөрүләрен телибез. «Туганайлар» редакциясенең безнең якларга килеп, бездә үткән чараларда катнашуы безнең өчен үзенчә бер дәрәҗә, шатлык. Шуңа, аларның авылларга ешрак чыга алу мөмкинлекләре булсын иде. Сезнең һәрбарчагызга да зур уңышлар телим. Киләчәктә дә бергә булыйк»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев