«Арча читекләре» этно-фестивалендә Сәрдебаштан «Туым җондызы» фольклор ансамбле катнашты
Арча муниципаль районы Кылачы авылында «Арча читекләре» районкүләм этно-фестивале узды.
Фестиваль мәдәниятне, халык иҗатының һәм декоратив-гамәли сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, үзенчәлеген үстерү, онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатларында үткәрелде.
Әлеге фестивальнең нәкь менә Кылачы авылында узуы юкка түгел. Кылачы — Арча милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык.
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивалендә Сәрдебаштан «Туым җондызы» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев