27 сентябрь - мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1863 елның 27 сентябрендә Россиядә беренче балалар бакчасы ачыла. Аңа 152 ел элек Петербургта профессор К. Люгебильның хатыны Софья Андреевна нигез сала.
Мәктәпкәчә белем бирү - ул балаларны тәрбияли, әдәп кагыйдәләренә өйрәтә һәм үстерә торган тулы бер система. Татарстан - күп милләтле республика, шуңа күрә милли юнәлешкә дә зур игътибар бирелә. Берьюлы ике телне дә актив өйрәтү практикасы куллана торган бакчалар саны арта бара. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "Бәләкәч" республика программасы нигезендә, ел саен яңа балалар бакчалары ачылып тора.
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы "Алёнушка" балалар бакчасында булып, бер мизгелгә генә булса да дөньябызны онытып, сабый чакларны искә төшердек. Тыштан бакча яшеллеккә төренеп, чәчәкләргә күмелеп утыра. Килгән берәүне аккош композицияләре каршы ала.
2012 елда бакчага дәүләт фонды бүлеп биргән 8 миллионга капитал ремонт ясаганнар. Бинаны тышлаганнар, пластик тәрәзәләр куелган, түбә алыштырылган. Шушы матурлыкка соклана-соклана эчкә керәбез. Җылы, якты бүлмәләргә үтәбез. Монда да идәннән алып түшәмгә кадәр бар нәрсә үзгәртелгән. Җылыту, канализация системалары тулысынча яңартылган. Стенага төшерелгән салават күпере, күбәләкләр, бал кортлары, елмаеп торган кояш уен бүлмәләренә тагын да ямь өстәп җибәрә.
Идәннәргә җәелгән калын, йомшак паласлар аякка җылы бирә. Йокы бүлмәләренә яңа, уңайлы караватлар куелган.
Дәресләр алып барыла торганы да замана таләпләренә туры китереп җиһазланган.
- Бакчабызга Хуҗа Хәсән һәм күрше Куш-Күл авылыннан 29 бала йөри.
Сабыйларның күп булуы белән горурланабыз, чөнки алар авылның киләчәге. Балаларны бакчага ике яшь ярымнан алабыз һәм ике группага бүлеп тәрбиялибез. Авыл җирендә эшнең беткәне юк, шунлыктан бакчага ике яшьлекләрне кабул иткән вакытлар да була. Авылда яшьләр күп кала, барысында да диярлек 2-3 бала. Балалар бакчага теләп йөриләр. Тәрбияче апаларын да яраталар. Бүгенге көндә бездә өч тәрбияче, ике няня һәм бер пешекче эшли. Балалар белән мавыктыргыч чаралар үткәрәбез. Зур мероприятиеләргә районнан "Әкият" курчак театрын, клоуннар чакырабыз. Кулдан уенчыклар да ясыйбыз, - дип сөйләде "Алёнушка" балалар бакчасы мөдире Нәргизә Канашова.
Биредә бүтән җирдә сирәк очрый торган Августина, Юстина, Полиналар бар икән. Аның каравы бер Аленушка да юк. Шкафларда тәрбиячеләр белән балаларның "иҗат җимешләре" - ак каурыйдан ясалган чыршылар, мамык дискыларыннан һәм төсле кәгазьдән ясалган чәчәкләр, йон җептән бәйләнеп эшләнелгән курчаклар.
Бүгенге көндә, балаларның сабый чактан ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнеп үсүе мөһим нәрсә. Шуны истә тотып, юл хәрәкәте иминлеге почмагы да ясап куйганнар. Кагыйдәләр язылган стендлар да, машиналар һәм "зебралар" сызып ясалган макетлар да бар монда.
Кыскасы, үзенең матурлыгы, җайлылыгы һәм балалар өчен уңайлы шартлар тудырылуы белән, "Алёнушка" кайбер шәһәр балалар бакчаларын бер якка куя дисәм дә, ялгышмам.
Сүземне тәрбиячеләр көне белән башлаган идем. Яңадан шуңа кайтып, тәрбияче эше - иң катлаулыларның берсе ул. Балаларны ярату, һөнәреңнең җан җылысы, сизгерлек, эчкерсезлек белән үрелүе, бәләкәчләр өчен шатлыклы һәм үзенә җәлеп итүче атмосфера тудыру мөмкинлеге бирә. Җәмгыять аларга иң җаваплы өлкәне - балалар тәрбияләүне ышанып тапшыра. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне - әлеге хезмәт ияләренә тагын бер тапкыр ихлас рәхмәт әйтергә бер сәбәп.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев