Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Шинель кигән кыз

Мария Михайлова 1923 елда, Герой Иван Тихонович Максимовны биргән Югары Әрнәш авылында туа. Башка авыл балалары кебек аңа да кышларын укып, җәйләрен колхоз эшләрендә катнашырга туры килә. Мәктәпне бетергәч Чистай шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Тырыш кыз бер ел стипендия алып укый. Ләкин Марияга укуын тәмамларга насыйп булмый, сугыш башлангач...

Мария Михайлова 1923 елда, Герой Иван Тихонович Максимовны биргән Югары Әрнәш авылында туа. Башка авыл балалары кебек аңа да кышларын укып, җәйләрен колхоз эшләрендә катнашырга туры килә.

Мәктәпне бетергәч Чистай шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Тырыш кыз бер ел стипендия алып укый. Ләкин Марияга укуын тәмамларга насыйп булмый, сугыш башлангач медсестра булып фронтка китә. Җиңү көнен Польша җирендә каршы ала.

Сугыштан яраланып туган авылына кайтып, медсестра эшенә керешә. Салкын окопларда ятуның нәтиҗәсе балалар табып-үстерү бәхетеннән мәхрүм итә. Бүген Мария Михайловна Казан шәһәре Северный поселогында туганнары тәрбиясендә яши. Буш вакытларында кулына каләм алып үткән тормыш юлларын шигырь юлларына күчерә. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Авырлык килмәс, димә

Тормыш җулы бик катлаулы,

Авырлык килмәс димә,

Авырлыклар килә калса,

Башыңны аска имә.

Тормыш җулы бик катлаулы

Гашыйк булмамын димә.

Үзәкләрең өзелсә дә

Кеше җарына тимә.

Тормыш җулы бик катлаулы

Нәкъ диңгездәге көймә.

Горур булып атлаганнар

Авырлыкларны җиңә.

1986.

Лотерей билеты

65 тулган көнемә

Лотерей билет алдым,

Машина ота калсам, дип

Тирән уйларга калдым.

Машинамның акчасын

Туганнарга бүләрмен.

Йөзәрләп җитешмәсә,

Унышарлап түләрмен

Таблицаны кулга алгач,

Тикшерергә тотындым.

Номерымны тапмагач,

Зур бәладән котылдым.

Бер сөендем, Бер кайгырдым,

Һич эзгә керә алмыйм.

Машина йөз мең булмыйча,

Башка лотерей алмыйм!

1988.

Унынчы дистәне ваклаган сугыш ветераны Мария Михайлованы Җиңү бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев