Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Хуш иске ел, төкле аягың белән рәхим ит - Яңасы!!!

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калып бара. Ни белән истә калды соң узып баручы 2014 ел? Шул хакта уйланам. Бер-бер артлы күз алдыннан авылыбыз урамнары йөгереп узды. Керү ягыннан башласак, иң беренче күзгә бәрелеп торучы яңа салынган көзгедәй тигез, кара асфальт юл җәелеп ята, ә иң югары очта...

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калып бара. Ни белән истә калды соң узып баручы 2014 ел? Шул хакта уйланам. Бер-бер артлы күз алдыннан авылыбыз урамнары йөгереп узды. Керү ягыннан башласак, иң беренче күзгә бәрелеп торучы яңа салынган көзгедәй тигез, кара асфальт юл җәелеп ята, ә иң югары очта ул таш юл белән алышына, район юл төзүчеләре анысын көз көне генә җәйделәр әле. Урам буйлап мәһабәт таш, матур агач йортлар тезелеп киткән, тик озакка түгел. Беренче тыкырыктан соң ук - янтайган, тәрәзәләре ватылган, капкалары җимерелгән йортлар күзгә ташлана. Инде аларның хуҗалары күптән гүр ияләре, тораклары гүя моңсу гына авылның киләчәгенә өметләнеп, җиргә тезләнеп ярдәм сорыйлар...

Икенче тыкырыктан соң авыл янә "яши башлый". Кибеткә кадәр төзек, зәвык белән буялган йортлар горур гына басып озатып калалар. Авыл уртасында торучы зур матур ак бина райпо җитәкчелегендә халыкка хезмәт күрсәтә. Аңа җәен яхшылап ремонт ясалды. Кибетчебез - Йолдыз, исеменә җисеме килеп тора - күрше Усали авылыннан йөреп эшли. Кайчан кермә - янып, балкып тора, һәр кергән -чыкканга игътибарлы, акча янчыгыңны бушатканчы товарын үтереп мактый: кыскасы, алмас җиреңнән алдыра, анда гына иң тәмлесе, иң очсызы, иң свежее, соңгысы, тизрәк ал, башка табалмыйсың, янәсе...

Озынлыгы 3 чакрым, халкы 233 кенә булган авылда әле тагын 2 шәхси кибет бар. Сатучы кызларыбыз - Нина, Ольга, Эльмира - үзебезнекеләр! Кибетләрдә җаның ни тели - шуны алырга була, ашамлыклар да, хуҗалык товарлары, көнкүреш кирәк-яраклары да бар, кибетчеләр дә алны-ялны белми хезмәт итәләр. Шәһәр супермаркетларыннан бер дә ким түгел, кунак -төшем килгәндә, тәүлекнең теләсә кай вакытында кызлар соравыңны канәгатьләндерергә әзер.

Мәктәптә бүгенге көндә 22 бала. Аларга 9 укытучы, белем һәм тәрбия бирә , 4 техник хезмәткәр уңайлы шартлар тудыра.. Мәктәбебез - чаңгычылар мәктәбе. Район , республика күләмендә 14 ел дәвамында җиңүләр яулыйбыз, физик тәрбия укытучыбыз Николай Бачковның хезмәт җимешләре бу. Шулай ук күптәннән "Талир тәңкә" керәшен фольклор ансамблебез эшләп килә. Бәйрәмнәрдә һәрдаим чыгыш ясап, авыл халкын сөендерәбез, төрле район, республикакүләм конкурсларда бик теләп катнашабыз. Балалар да кечкенәдән керәшеннәрнең йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнеп, дингә тартылып, тәрбияле булып үсә.

Тик менә оптимизация җилләре безне генә читләп узмас шул инде, ни әйтсәң дә, перспектива юк, балалар аз. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге 7 бала бар, соңгы ике елда туучылар булмады. Мәңгелек йортка күчүчеләр генә һаман артып тора, ә гаилә корып яшәргә калучыларның соңгысы моннан 12 ел элек булган иде. Шунлыктан, мәктәпнең язмышы билгеле. Киләсе уку елыннан балалар күрше авыл мәктәбенә йөриячәк.

Шатлыклы вакыйгалар да җитәрлек: Татарстан президенты программасы нигезендә авылга яңа фельдшер акушерлык пункты төзеп куйдылар. Тыштан да ялт итеп тора, эче дә матур, җылы, заманча медицина аппаратлары белән җиһазландырылган. Бар уңайлыклары булган медпунктта күрше авылдан килеп эшләүче Гөльнарабыз да бик ягымлы, үз эшенең остасы - һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Авырып, беренче ярдәм алып, ә кайчак җылы сүз аша терелеп, сихәтләнеп кайтып китәләр бу бинадан.

Фотода медпункт ачу күренешләре

Бина янәшәсендә авылыбыз күрке - мемориал һәйкәл Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеен каршылау һәм яу кырында ятып калган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү уңаеннан, Ватан өчен һәлак булганнарның истәлеген хөрмәтләп, авылдашыбыз - бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гаиләсе - тормыш иптәше -Минзилә ханым, кызлары - Гүзәл, Лилия белән бәхетле тормышта яшәп ятучы спонсорыбыз, ООО «Спецтяжтранс» предприятиесе генераль директоры Динар Пасыев ярдәме белән төзелде ул. Мемориал тактада Динар Василовичның бабасы - күп еллар Владимир җидееллык мәктәбендә укытучы, мәктәп директоры, Куйбышев исемендәге колхозда партоешма секретаре булып эшләгән Николай Владимирович Пасыев та бар. Ә һәйкәл элеккеге медпункт урынында. Анда Динар Василовичның әнисе - Хатирә апа күп еллар буе армый - талмый авыл халкына медицина хезмәткәре буларак беренче ярдәмне күрсәтте, дәвалады. Белер йоласы булса, улларының миһербанлы, ярдәмчел булуына сөенеп яталардыр ...

Мәһабәт һәйкәл... Ватан өчен үзенең иң кадерле нәрсәсен − тормышын биргән каһарманнарын үлемсез батырлыгы символы булып калыкты ул!

Барлык авылдашларыбыз исеменнән Динар Пасыевка шушындый зур эш башкарганы өчен кайнар рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фотода Динар Пасыев үзе төзеткән һәйкәл янәшәсендә

Әле октябрь бәйрәмендә генә укучылар белән Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына "Кайтырсың, балам..." дип аталачак сәхнәләштерелгән тамаша күрсәткән идек. Клубта халыкның күплегенә исем китте. Елый-елый тамаша кылды авылдашлар бу күренешне.

Бу көннәрдә мәктәп белән гөр килеп Яңа елга әзерләнәбез: ишегалдында кардан әвәләп сыннар ясыйбыз, һәр класс стена газеталары чыгарып куйды, ә дәресләрдән соң яңа елга чыгышлар әзерлибез. Янә авыл халкын рәхәтләндереп ял иттерәчәкбез, Алла боерса!

Шунысы куанычлы - авылым халкы үзенең эш сөючәнлеге белән тирә- якта дан тота! Инде тирә-күршеләр дә көтүлекләр бетә дисәләр, бездә әле 2 көтү- түбәночка һәм югарочка чыга. Эре терлекләр саны да алтмыштан арта. 15 ләп хуҗалык 2-3 сыер тота, мондый семьяларда балалар да эшләп, тир түгеп үсә. Авыл халкы үзен генә түгел, шәһәрләрне дә чиста ит-сөт белән туйдыра, шунлыктан шимбә, бәйрәм көннәрендә авыл шау-гөр килә, урам, күпкатлы шәһәр йортын хәтерләтеп, ике яклап тезелгән машиналар белән тула. Һәрбер йортка су, газ кергән, авылым халкы бик бай һәм дус яши. Эш урыннары - ООО "Усалиагрохимсервис", "Семиозёрка", һәм мәктәп - барысы 30 лап кеше эшле, калганнары шәхси ххуҗалыкта терлек асрап көн күрә.

Быел авылда шәһәрдән кайтып Яков Юзеев, Петр Уряев семьялары яңа йорт тергезделәр, ә Роза, Николай Тарасовлар нигез кора башлады. Шулай ук кеше тормый торган йортларны алып, яңартучы авылдашларыбыз бар. Димәк, пенсиягә чыккач, шау-шулы шәһәрләрен калдырып, янәдән туган туфракка кайтачак алар! Бирсен Ходай! Рәхим итегез!

Әнә шулай, һәр яңалыкка сөенеп, авылның яшәячәгенә ышанып гомер кичерүче оптимистлар без. Яңа елга да зур өметләр баглыйбыз әле. Иң мөһиме - саулык булсын да , гаиләләребез бөтен булсын, дөньялар тыныч торсын!

Ә эш сөйгәнгә - эш бетмәс!!!

Лена Бачкова

Мамадыш районы

Владимир төп мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев