Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары очка Кыш бабай килде

Безгә Бөек Устюгның үзеннән чын Кыш бабай юлга чыккан, ди... Бу хәбәр барчабызны таң калдырды. Тизтиз эшләребезне йомгаклап, Владимирның югары очына киттек. Чыннан да, 31 көнне тышта термометр - 27 градус салкын күрсәтсә дә, куркып калмаганнар кыш кунакларыбыз. Әнә, үзебезнең егерь Валерийга урманда очраганнар. Ул җил-бураннар туздырып, мамыктай карлар очырып,...

Безгә Бөек Устюгның үзеннән чын Кыш бабай юлга чыккан, ди... Бу хәбәр барчабызны таң калдырды. Тизтиз эшләребезне йомгаклап, Владимирның югары очына киттек.

Чыннан да, 31 көнне тышта термометр - 27 градус салкын күрсәтсә дә, куркып калмаганнар кыш кунакларыбыз. Әнә, үзебезнең егерь Валерийга урманда очраганнар. Ул җил-бураннар туздырып, мамыктай карлар очырып, җилдән җитез "Буран"ына утыртып, бер кочак бүләк төягән - Кар Кызы белән Кыш бабайны китереп тә җиткерде. Аларга битенә кызылтүшләр кунган "Яңа ел" да ияргән иде. Кунаклар килешенә яңа юнылган сап-сары чыршы-нарат такталардан сәхнә төзелгән, түренә - гирляндалар белән бизәлгән горур урман чыршысы урнаштырылган. Тирәсенә аякта йөрердәй бар кеше - олысы, кечесе - тамаша кылырга килгәннәр. Матур Яңа ел теләкләрен теләп, авылдашларның күңелен күрделәр ерактан килгән кунакларыбыз. Инде бәйрәмне тагын да бизәп, мут керәшен чегәннәре, тынычлык эзләп Украина качаклары, шаян Куян, җитез Кар әби дә кергәч, кичә тагын да җанланып китте. Бер якта балалар өчен махсус "Бүләкләр кисү" уены гөрләп барды, икенче якта чыршы тирәсендә җырлап биюче урта буын, хәтта әбиләр дә күңел ачты. Бәйрәм үсеп килүче яшь талант - Ибушева Валериянең ялкынлы биюләре, такмаклар белән үрелде. "Яңа ел" да шигьри теләкләрен җиткергәч, гөрләтеп кул чаптык. Үзе матур, үзе үскән кыю "егеткә" сокланудан башка чара калмады.

Осталар да осталыгын күрсәтте. Авылның иң өлкәннәреннән саналучы Анна түти Константинованың үз куллары белән күз явын алырдай төсләр белән бәйләгән урындык бизәгече, Павел Юзеевның шпагаттан үргән себеркеләре дә таң калдырды. Нинди мәрхәмәтле җаннар, искитәрлек, ә бит бу ике авылдашыбызның да аяклары авырта, үзләре ярдәмгә мохтаҗлар. Киң күңелле, кече җанлы өлкәннәребезгә үз игелекләренең үзләренә кайтуын, авыру-сызлаулары басылуын телисем килә.

Бәйрәмнең ахыры чын могҗизага әйләнде. Лоторея билетлары алган һәр кеше истәлекле бүләкләрен кочып, кайтырга кузгалды. Владимирлылар, бер-беребезгә изге теләкләр - матур киләчәк, елларның икмәкле, тормышыбызның җырлы-моңлы булуын теләп, 2015 елда да кабат очрашырга сүз куешып, сәгать 12 тулганчы дип, җылы өйләренә таралышты.

Әй, бар җирдә дә шулай каршылыйлар инде ул Яңа елны, диярсез. Беренчедән - авыл урамында, икенчедән - авылыбызның югароч эшмәкәрләре - "Медтехника" берләшмәсенең Чаллы бүлеге җитәкчесе - Климентий Малов һәм агач яру рамы урнаштырып авылда үз бизнесын ачкан авылдашыбыз - Сергей Ильиннар җитәкчелеге белән оештырылды бу чара. Бар династияләре белән, халык өчен янып-көеп, шоу күрсәттеләр. Сатучыларыбыз - Нина белән Елизавета һәр катнашучыны бүләкләр, пакетлар белән сөендереп кенә тордылар. Бар кеше дә авыл клубына кадәр йөри алмый бит, ә монда - якын. Авылдашлар исеменнән спонсорларыбызга чын рәхмәтебезне җиткерәбез һәм соңгысы булмас, дип ышанып калабыз. Булдырдыгыз, егетләр, кызлар!!!

Елена БАЧКОВА,
Владимир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев