Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Басырова: «Бабам җырлаган көйләрне халыкка җиткерәсем килә»

Узган елның ноябрь аенда яшь җырчы Лариса Басырова «Татар моңы - 2015» Халыкара телевизион конкурсында III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу талантлы керәшен кызы моңарчы кайда булган? Бу сорауны аның үзенә бирдек.

- Лариса, син кайсы яктан? Тамырларың, чишмә башың?

- Мин Түбән Кама шәһәрендә туганмын. Балачак белән үсмерчак шунда үтте. 2010 елдан бирле Казанда яшим. Безнең гаиләне музыкасыз күз алдына да китереп булмый. Әни ягыннан бабам - тыл ветераны - Иван Чеботарёв яшьтән үк моңлы итеп җырлаган. Олыгайган көннәрендә дә, аның искиткеч теноры безне сокландырып торды. Әнием Лидия Чеботарёва да күңелендәге бар моңын көчле тавыш белән җыр итеп суза. Ул Түбән Каманың "Яшьлек", "Нардуган" дигән татар фольклор ансамбльләрендә һәм "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамблендә җырлады.

Ларисага җырлау сәләте әнисе Лидиядән һәм бабасыннан күчкән

 

Аннан соң, Илһам Хисмәтуллин группасында профессиональ җырчы булып эшләде. Энем Николай да музыкага гашыйк. Кызганыч, әтием Иванның арабыздан китүенә шактый еллар инде...

Хәзерге вакытта мин кияүдә. Ирем Илназ белән ике бала үстерәбез. Улыбыз Тимурга унбер, кызчыгыбыз Әминәгә ун яшь. Алар да музыкага тартыла. Тимур гитара һәм удар инструменлар буенча дәресләргә йөри, ә Әминә фортепианода уйный, вокал буенча шөгыльләнә.

- Үзең кайчан җырлый башладың?

- Балачактан бирле иң яраткан шөгылем - җырлау. Сәхнәгә беренче класста укыганда "Кыр казлары" җыры белән чыктым. Сигезенче класста укыганда миңа тульский баян да алып бирделәр. Төймәләренә басып, көй чыгара башласам да, җырлыйсы килү теләге, музыка инструментларында уйнауны җиңде. Мәктәп елларында концертларда чыгыш ясасам, студент вакытларында инде төрле җыр конкурсларында катнашып, дипломнар ала башладым. 2012 елда Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлеге оештырган "Әни, Әнкәй, Әнием" дигән бәйгедә катнашып, беренче урын яулавым белән аеруча да горурланам. Чөнки әниләр темасы минем өчен бик кадерле һәм мөһим.

- "Татар моңы - 2015" конкурсы синдә нинди тәэсирләр калдырды?

- 2014 елда Чаллы шәһәрендә узган "Чаллы тавышы" телевизион яшьләр пректында җиңү яулаганнан соң, бүтән андый конкурсларда катнашмам инде, дип уйлаган идем. Яшем дә бара бит (көлә). "Татар моңы"нда көчемне сынап карарга мине әнием үгетләде. "Син бу бәйгедә катнашырга тиешсең!" - диде. Ана йөрәге сизгәндер - Лауреат исеменә лаек булдым. Бәйге бик ошады, җиңүдән соң тагын да илһамландым. Яңа танышлар, дуслар таптым. Бер-беребез белән әле һаман да бик җылы аралашып торабыз. Конкурс барышында Сәгыйть Хәбибуллин, Клара Хәйретдинова, Илсур Сафин, Венера Гәрәева, Наил Сәгъдиев кебек танылган кешеләрдән мастер-класслар да алдык. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук конкурс дәвамында миңа ышанып, һәрвакыт ярдәм иткән, тавыш биргән кешеләргә дә Ходай саулык һәм бәхетле тормыш бирсен. Конкурс булгач, курку һәм борчылу хисләре дә кичердем. Конкурсантлар барысы да дулкынланганнардыр, дип уйлыйм. "Татар моңы - 2015" тә уңышлы катнашып җиңү яулау минем өчен зур куаныч.

- Без "йолдызчыкларны" биш яшьлек балалар арасыннан ук эзли башлыйбыз. Инде сигезенче тапкыр "Туым жондозы" фестивале дә узды. Бу вакытка хәтле кайда идең? Ни өчен хәзер генә үзеңне күрсәтергә булдың?

- Балаларым кечкенә иде. Бар вакытымны, игътибарымны аларга багышладым. Хәзер, алар бераз үсә төшкәч, яраткан эшем белән шөгыльләнә башладым. Гаиләм барлык иҗади башлангычларымны хуплап, һәрвакыт ярдәм итә. Рәхмәт аларга. Минем музыка белемем юк. Мәскәү дәүләт гуманитар-экономика институтының Түбән Кама филиалында психолог белеме алдым. Ләкин профессиям буенча эшләмәдем. Күңелем җырга тартылды...

- Репертуарыңда нинди җырларга өстенлек бирәсең?

- Мин бары тик үзем иҗат иткән һәм миңа атап язган авторларның җырларын гына башкарам. Керәшен халык җырларын да бик яратам. "Болгар радио­ сы"нда яңгыраучы "Керәшен җыры" дигән иҗат җимешемне дә халык яхшы кабул итте. Әниемдә әле беркем ишетмәгән борынгы керәшен җырлары бар. Аларны да халыкка җиткерәсем килә.

- Буш вакытыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

- Бар вакытымны балалар тәрбияләүгә, музыка язуга багышлыйм. Бисер һәм чигү җеп­ ләреннән картиналар, иконалар чигәм. Тәмле-тәмле ризыклар, пироглар пешерергә дә яратам.

- Киләчәккә нинди планнар белән йөрисең?

- Электән үк бабам җырлаган көйгә (бары безнең нәселдә генә җырланган көй бу) керәшен җырлары яздырып йөрүем. Тиздән тамашачыма яңа җыр тәкъдим итәрмен. Сольный альбом өстендә дә эшлим. Дөресен генә әйткәндә, әзер инде ул. Финанс яклары бераз авыррак булгач (спонсорым юк), кичектереп торам. 26 март көнне барыгызны да Түбән Камага, Салих Сәйдәшев исемендәге музыка колледжына беренче сольный концертыма чакырып калам.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Лариса. Иҗади уңышлар телим сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев