Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылы эшмәкәрләре җыены оештырылырмы?

Күптән түгел Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Мондый җыен Татарстанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның уңай нәтиҗәсен билгеләп, эшмәкәрләр үзләре: " Без бер-беребезне таный һәм булыша башладык", - диләр. - Рус, чуаш, мордва һәм башка милләтләрнең дә авылларын саклап калу проблемасы кискен тора. Без татар авыл эшкуарлары җыенына кризис,...

Күптән түгел Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Мондый җыен Татарстанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның уңай нәтиҗәсен билгеләп, эшмәкәрләр үзләре: " Без бер-беребезне таный һәм булыша башладык", - диләр.

- Рус, чуаш, мордва һәм башка милләтләрнең дә авылларын саклап калу проблемасы кискен тора. Без татар авыл эшкуарлары җыенына кризис, санкцияләр дип уфтанырга, зарланырга җыелмадык. Максатыбыз - халкыбызны авыл җирлегендә эшкуарлык белән шөгыльләнергә этәрү, - ди Пенза өлкәсеннән килгән Галимулла Хөснуллин. Тиздән 70 яшен тутырачак Галимулла абый, шул ук вакытта, эшмәкәр табыш артыннан куып, кешелеклелек сыйфатын югалтмасын иде дип тә кисәтә. Үзе ул авылындагы игелекле эшләргә көчен
жәлләми.

Чувашиянең Шыгырдан районыннан килгән делегат Әлбир Крганов: "Авылларның хәленә дини һәм мәдәни тормыш, милләткә хезмәт итәргә тырышучы эшкуарлар зур өлеш кертә. Бүген аларны борчыган мәсьәләләр - базар бәяләрендәге тотрыксызлык, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче белән сатып алучы арасындагы арадашчылар, хәләл продукция җитештерүгә игътибар җитмәү. Форумда йөзләгән шушы проблемаларны чишү юлларын эзләячәкбез", - диде. Җыендагы фикер-тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын арада республика районнарында булып, Россиядәге үз эшләре белән бүтәннәргә үрнәк күрсәтердәй татар авылларының тормышы белән якыннан танышып кайтачагын хәбәр итте. "Бүген авылларны саклау, татарларны гына түгел, башка милләтләрне дә борчый торган мәсьәлә. Авылда яшәү шартларын яхшырту белән беррәттән, эш урыннары булдыруны да кайгыртырга кирәклеген аңлыйбыз. Авыл җире экологик яктан чиста азык-төлек җитештерүдән тыш, милләтне милләт иткән ана телен, динне, үзенчәлекле гореф-гадәтләрне, мәдәниятне дә саклый", - дип йомгаклады дүртенче җыенны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татар авыллары эшкуарлары җыены узу турында ишеткәч, җыенда катнашучыларны барларга теләп, авыл хуҗалыгын күтәрү өлкәсендә тырышып эшләүче берничә карендәшебезгә шалтыраттык. Кызганычка каршы, керәшен эшкуарлары әлеге чарага чакырылмаган булып чыкты. Моны белгәч, керәшен фермерлары җыенын аерым үткәрергә җыеналардыр, дигән уй килде башка (ай-һай, булыр микән...). Башка вакытта безне татар милләте эченә кертеп карыйлар бит. Мондый дәрәҗәдәге җыеннарда акыллы сүз ишетү, киңәш тыңлау безнекеләргә дә бик урынлы булыр иде. Авылларның бетүе, телебезнең үлеп баруы, этник мәктәпләр булмау һәм башка шундый проблемалар - безнең халыкның да көн үзәгенә куеп тикшереләсе проблемалары, югыйсә... Безнекеләрнең дә әйтер сүзләре, гозерләре булгандыр, тик алар, суга сәнәк белән язылган күк, үзара сөйләшүдән узмыйлар....

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев