Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игътибар үзәгендә – экология

Теләче районының Шәтке урта мәктәбендә укучыларның “Әйләнә-тирәдә экология” дигән темага республика күләмендәге конференциясе уздырылды

Анда Теләче, Балык Бистәсе, Саба, Биектау, Арча һәм Мамадыш районнарыннан талантлы укучылар катнашты. Конференциягә 60 фәнни эш әзерләгән бу укучылар 5 секциягә бүленеп эшләделәр. Аларның “иң-иң”нәре төрле дәрәҗәдәге дипломнарга, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүләкләренә лаек булды.

Билгеле булганча, 2015 елдан Шәтке мәктәбе инновацион мәйданчык дип игълан ителгән. Монда республика һәм Россия күләмендә үткәрелеп килә торган төрле семинарлар, конференцияләр укучыларга, укытучыларга үз эшләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Бу конференцияләрдә берничә ел инде мин дә катнашам. Барган саен мәктәп директоры Александр Ибушев туплаган коллективның дуслыгына, бердәмлегенә сокланып кайтам.

Әйе, үзе туплаган коллектив дип курыкмыйча әйтәм, чөнки инде ул аларны 1983 елдан бирле җитәкли. Укытучыларның байтагы – кайчандыр үзе укыткан укучылар. Әйткәнемчә, Шәтке мәктәбе озак еллар укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә эшли. Мәктәпләре белән Казан федераль университетының география-экология факультеты арасындагы килешү нигезендә 15 ел инде максатчан эш алып баралар.

Конференциягә мәктәп коллективы һәр елдагыча бик яхшы әзерләнгән иде. Көн кадагындагы мәсьәлә – табигатьне саклауга багышланган класстан тыш чара, укучылар рәсемнәре, сыерчык оялары шикелле кул эшләреннән оештырылган конкурс-күргәзмәләр – барысы да югары дәрәҗәдә.

Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлаган Александр Ибушев – профессиясенә тугры калып, ярты гасырга якын гомерен мәгарифебезгә багышлаган кеше. Үрнәк гаилә башлыгы, үзе шикеле үк укытучы булган хатыны Әлфия Габделнур кызы белән ике ул үстерделәр, балаларының үз гаиләләре бар. Мамадыш районының Владимир авылында туган халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Александр Алексеевич белән без, авылдашлары һәм туганнары, хаклы горурланабыз.

Лидия ПАСЫЕВА, Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев