Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен матбугатына багышланган конференция узды

Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Башкорстаннан да катнашучылар булды.

Бүген, 14 март, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, "Кряшен сүзе" газетасының 30 еллыгы һәм аның беренче баш редакторы Ямаш Игәнәй тууына 85 ел тулу уңаеннан, "Совет чорыннан соңгы керәшен басма матбугатының үсеше" дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды.

Пленар утырыш иртәнге сәгать 10да башланып китте. Аны мәдәни үзәкнең директоры, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова ачты. Ул үзенең чыгышында "Кряшен сүзе" газетасының чишмә башында торучылары, шул дәвердәге төп вакыйгаларны, аның беренче редакторы Ямаш Игәнәйне искә алды. Шулай ук, үзе шушы газетана һәм аның дәвамчысы – "Туганайлар"ны җитәкләгән вакытларын да телгә алып, профессиональ тәҗрибәсе турында сөйләп узды. 

Пленар бүлектә, шулай ук, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал буе халыклары тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәмәдиева, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал буе халыклары тарихы бүлеге җитәкчесе Радик Исхаков, фольклорчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Макаров, РФ Фәннәр академиясенең Н.Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтының фәнни хезмәткәре Иван Севастьянов, Казан Федераль университетының конфликтология кафедрасы өлкән укытучысы, сәяси фәннәр кандидаты Андрей Денисов, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Эмиль Шәрәфиев чыгыш ясадылар.

(Радик Исхаков)

Конференциянең төп бүлегендә 11 спикер чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Башкортстаннан кушылучылар да бар иде.

Чыгыш ясаучылардан тыш, залда ирекле тыңлаучылар да шактый иде. Ерак карендәшләребез конференциягә онлайн кушыла алды. 

Конференция азагында киңәйтелгән фикер алышу булды. Һәркем үз теләкләрен, карашларын әйтә алды. 

Әлеге чара турында тулырак "Туганайлар"ның 23 мартта дөнья күрәчәк санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев