Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Арыу Жыйын Тере итеӱче кадерле Кач агачын алыб чыгыуын искя ала, ололой

Бу кöннян Спас уразасы (Успенский пост) башлана

14 августь - Арыу Жыйын Тере итеӱче кадерле Кач агачын алыб чыгыуын искя ала, ололой

Августъ айында чирляр бик кюбяя торган булган, мыны туктатыу öчöн Константинополь каласында Изге Агач Качны калыкка чыгара башлаганнар. Калык Качны ӱбеб сауыга торган булган. Россиядя моны Русь чумылдырылган айда, августта искя алалар.

Бу кöннян Спас уразасы (Успенский пост) башлана. Бу ураза Алла Анасы Изге Кыз Мариянеҥ бу дöньядян кючеӱеня багышланыб куелган, 14 августтан 27 нче августка кадяр була. Бу ураза кырыс.

Зурлау: "Эй Тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз, Арыу Качыҥны да кадерлейбез, аныҥ белян Син безне дошман коллыгыннан коткарган".

Тропарь:

"Эй Ходай, калкыҥны сакла, жортоҥа бярякят бир, чын денне тотоучыларга дошманнарын жиҥеб басарга кыуат бир, Качыҥ белян сакла тоткан тормошоҥны".

"Часословъ" керяшенчя кенягясеннян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев