Ниләр килеп, ниләр китми
Иркутск өлкәсе Алар районы Хареты авылында Арина Ермолаевадан сезнең өчен бик матур җыр
Кара урманнарның артларында
Карлыган җыясыбыз бар икән;
Карлыгачлар очып китмәс җирдә
Ризык җыясыбыз бар икән.
Күк күгәрчен гөрлидер
Өй башында ояда;
Ниләр килеп, ниләр китми
Бу вафасыз дөньяда.
Егеләр дә булган, ай, егетләр
Уйлый диләр дөнья кирәген;
Дөнья кирәкләрен уйлый-уйлый,
Басыла икән егетнең җөрәге.
Күк күгәрчен гөрлидер
Өй башында ояда;
Ниләр килеп, ниләр китми,
Бу вафасыз дөньяа.
Җәшел дә генә җәшел, ай, күренгән –
Һаваларда булыр салават;
Әйтәмен лә сиңа бер амәнәт*;
Безнең илгә кайтсаң, сәлам әйт.
Күк күгәрчен гөрлидер
Өй башында ояда.
Ниләр килеп, ниләр китми
Бу вафасыз дөньяда.
Иркутск өлкәсе Алар районы Хареты авылында
Арина Ермолаевадан язып алынган.
*Амәнәт – һичшиксез, хыянәтсез тапшырылырга тиешле әйбер яки сүз-сәлам, йомыш.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Барлык карендяшляребезне Жана Жыл,Раштуа бяйряме белян котлыйым.
0
0
0
0
Бик мәганәле сүзләр! Көен дә ишетәсе иде.
0
0