Надежда Токранова: Рәхәт җирдә барлыгыңны белү…
Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранованың берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Рәхәт миңа синең белән,
Рәхәт барлыгыңны белү.
Рәхәт күзләреңә карап,
Ярый син бар җирдә дию.
Рәхәт бары рәхәт синең белән,
Берни кирәкми дә синнән.
Тик барлыгың белү җитә ,
Тик күзләрең алма миннән.
***
Тормыш режиссеры без үзебез,
Теләгәнчә һәркем роман яза.
Кем яза ала , кемдер туктап тора,
Һәммәсе дә үзебездән тора,
Теләгәнчә һәркем роман яза...
Языла да , сызыла да кайчак,
Туры гына бармый узар юллар.
Бара торгач егылырга була ,
Сузылмаса шул мәл җылы куллар.
Безнең уйлар йөри әллә кайда ,
Уйлар белән дөнья гизеп була.
Уйлар-уйлар йөри әллә кайда,
Шул уйлардан кайчак күңел тула.
Уйлар, юллар бездә бихисаптыр,
Юллар белән уйлар нык бәйләнгән.
Шулай инде , тормыш булгач була,
Төрле көйгә тормыш романы көйләнгән.
Тормыш режиссеры без үзебез,
Теләгәнчә һәркем роман яза.
***
Үз юлым бар , үз уем ,
Алга барам туры карап.
Яшәгәндә яшьним әле,
Барам әле туры атлап.
Туры гына атлаттырмый,
Баш идертә , бара торгач.
Күктән җиргә тиз төшерә,
Үз-үзеңә тозак коргач.
тозак корып күпләр яши,
Бер-беренә этлек эшләп.
Авыз ерып сөйләшәләр,
Җитез генә астан тешләп.
Астан тешләү эш мени ул,
Нинди файда гайбәт сөйләп?
Тынычлыкта яшәү кирәк,
Бер-береңнең көен көйләп.
Һәммәбезгә бүлеп биргән,
Үз китеге һәммәбездә.
Үз гамәле өчен үзе ,
Җавап бирер әммәбез дә.
***
Кайткан саен авылыма ,
Хисләр били күңел түрен .
Сагынганда искә алам ,
Балачакның якты күген …
Кайткан саен авылыма,
Нэни чакларыма кайтам.
Болыннарга чыгып китеп,
Су буйларын урап кайтам.
Кайткан саен авылыма,
Беркайгысыз балачагым.
Каршы ала колач жэеп,
Килэчэктэ калачагын.
Беркайгысыз балачагым…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев