Григорий Родионов шигырьләре
Татарстан Республикасының халык язучысы күренекле карендәшебез Григорий Родионовны искә алып аның иҗатын тәкъдим итәбез.
Көз - патша
Ә көннәргә нәрсә җитмәгәндер -
Җәйне тәхетеннән куганнар.
Юмарт фасыл диеп, табигатькә
Патша итеп Көзне куйганнар
Җәйнең тәртипләрен яратмыйча,
Үзгәртә көз бөтен дөньяны.
Янә, аның карашлары бүтән,
Янә, яңа аның иманы.
Җәй буена шаулап торган дөнья
Моңайсын дип карар чыгара.
Көчен җуйган таллар пышылдашып
Елашалар гына үзара.
Яфракларның яшел төсен алып,
Сары, көрән төскә буята.
Җәй кояшын тизрәк каплау өчен,
Сары болытларын уята.
Чәчәк - гөлне, артык нәрсәләр дип,
Алдырттыра патшалыгыннан.
Күңелләргә сагыш тутыра ул,
Бушаттырып җәйге ялкыннан.
Торналарны туган илдән куа
Бар кошларга сайрау тыела.
Авыл белән урман арасында
Оча угры саескан гына
Аһ, көннәргә нәрсә җитмәгәндер,
Шундый нәрсә эшләп куйганнар:
Нинди җәйне, нинди гүзәл җәйне
Дөнья тәхетеннән куганнар,
Көзне патша итеп куйганнар.
Игеннәр илендә
Нәкъ менә шушында
Тормыш башланып китәдер шикелле
Тоела күнелгә.
Нәкъ менә шушында -
Игеннәр илендә.
Гаҗәпләнмәгез!
Мин тормышны
Нәкъ менә шушында күрәм дә:
Тук башаклы арыш теземнәрендә
Хисапсыз күп ашлык көшелләрендә,
Яңакларның тозлы тирендә.
Шушында,
Мин яраткан авыл җирендә,
Игенче хезмәте тормышка юл сала.
Тормышның юлдашы булган
Икмәк ясала.
Нәкъ менә шушында
Тормышның үзе
Башланып китәдер шикелле
Тоела күңелгә.
Нәкъ менә шушында -
Игеннәр илендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев