Чачауник
1963 елның җәй урталары. Вахитов исемендәге колхозда (ул өч Баграж авылларын берләштерә) менә-менә уракка төшәргә торган көннәр. Колхоз идарәсенә районнан телефонограмма килеп төште.
Анда болай язылган: «Колхоз рәисе һәм партия оешмасы секретаренә. Иртәгә сезнең хуҗалык аша партия Өлкә Комитеты беренче секретаре Сарман районына барышлый узып китә. «Заветы Ильича» колхозы белән чиктә иртәнге 5 сәгатьтә каршы алыгыз. КПСС Чаллы шәһәр комитеты беренче секретарe Н.Т. Шкатов». Телефонограмманы көн урталарында гына алуга карамастан, төштән соң өч авылның барлык колхозчысын аякка бастырып, кулларына чалгы тоттырып, «Заветы Ильича» колхозы белән уртак межадан алып, Сарман районына чыга торган урынга кадәр юл буйларын чүп үләннәрдән чистартырга чыгардык. Кара кичкә кадәр 10 чакрымлап араны ялт иттереп куйдык. Үзебез, мин һәм колхоз рәисе Степан Михайлович Бутаков, икенче көнне, иртәнге сәгать бишенче яртыларда, кояш әле чыгып кына килгәндә, межада басып тора идек инде. Түрәләр озак көттермәде. Янга тузаннар туздырып, «Волга» килеп туктады. Беренчесеннән Н.Т. Шкатов һәм зур гәүдәле, киң, биек маңгайлы яшь кеше төште. Ул КПСС Өлкә Комитеты беренче секретаре Ф.Ә. Табеев иде. Алар безнең белән кул биреп күрештеләр дә, икебезне дә машинаның арткы утыргычына утыртып алып киттеләр. Ике кара «Волга»га безнең шалтырап торган «Москвич» та иярде. Авылга кадәр сүз игеннәрнең торышы, икмәк заданиесенең һичшиксез үтәлергә тиешлеге турында барды. Ул вакытларда районара юллар авыллар аша уза иде. Зәй - Сарман да Урта Баграж урамы буенча үтә. Авылга кереп бераз баргач, Бурсык инеше аша салынган күпергә җитәрәк, Табеевның күзе инеш яры буендагы башына кач беркетелгән, өлешенә ак ситсы эленгән баганага төште. Шул мизгел ул артына борылып, җитди кыяфәттә: «Нәрсә бу?», – дип сорады. Без нәрсә әйтергә белмәдек, чөнки, беренчедән, аның урысча атамасын төгәл белмәгәнбездер, икенчедән, Табеев кадәр Табеевка татарча «чачауник» дип әйтергә читенсенгәнбездер, ахры. Чачауникның куелуына гаепле кешеләр сыман, эндәшмичә үткәреп җибәрәсе иттек. Әмма бу уебыз барып чыкмады. «Волга»лар тузан туздырып авылны үтеп киттеләр. Авылның икенче башына җиткәндә Табеевның күзе яңадан шундый ук, әмма монысы инде таштан коелган, чуал елгасының текә ярына утыртылган чачауникка төште. Күрәсең, аның түземлеге калмагандыр, ул артка борылып, Степан Михайловичның күзләренә туры карап, тавышын күтәрә төшеп: «Монысы тагын нәрсә?», – диде. Степан Михайлович җавап бирүдән кала башка чарасы калмады. Ниндидер җинаять эшләп гөнаһка баткан кыяфәттә ул башта урысча, аннан Табеев татар кешесе бит әле, дип уйлап, татарча «чачауник» диде. «Нигә кирәк ул?», – диде Табеев. Степан Михайлович бар белгән урысчаларын эшкә җигеп, чачауник турында әйтә генә башлаган иде, Табеев нәрсә белән шөгыльләнәсез: авыл хуҗалыгы беләнме, яисә дин эшләре беләнме? Бүген үк бу карачкыларыгызны юк итегез, ике көннән үтәлеше турында Өлкә Комитетына телеграмма сугарсыз», – дип шып туктатты. Безнең сүз бетте. Бәхеткә каршы, Сарман чигенә килеп тә җиттек. Межада күрше район, колхоз түрәләре «Волга»ларны каршы алдылар. Безне хәзер кайгы басты. Башта бары бер уй: чачауникларны ничек юк итәргә? Моны әмер биреп кенә эшләп булмаячак, чөнки бер генә керәшен кешесе дә трактор көрәге белән яки башка юллар белән кагылмаячак. Чөнки чачауникның изге әйбер икәнен яхшы белә. Чачауник авыл, чишмә башларына куела, матур итеп бизәлә, рәшәткә, койма белән әйләндереп алына. Авылдан озакка чыгып китүчеләр аның белән саубуллашмыйча, кайтып керүчеләр исәнләшмичә калмыйлар. Кешеләрне соңгы юлга озатканда да, соңгы тукталыш, соңгы хушлашу чачауник янында була. Чиркәүсез керәшен авылларында, чиркәүләр тыелган чорларда халык гомер-гомергә кача-поса, төннәрен чачауник янында келәү итте, дөньяга, нәселенә иминлек теләде. Ә хәзер менә шушындый изге урынны, бернәрсә белән исәпләшмичә, җимереп ташларга кирәк. Ә аннан соң халык каргышын ничек күтәрергә? Чиркәү манараларын, качларын кисеп төшергән башкисәрләрнең халык белән исәрләнеп йөрүләре, кайсының үлем түшәгендә тартышып ятуы да күңел түреннән китми бит. Әнә шундый авыр уйлардан соң Степан Михайлович: «Иван Гаврилович, бүген бөтен картларын Түбән оч чачаунигы янына җыярга кирәк. Әйдә, алар белән киңәшеп алыйк, бу мәсьәләдә алар нәрсә әйтер», – дип миңа мөрәҗәгать итте. Авыл көтүләре кайткач, егермеләп карт чачауник янында иде инде. Степан Михайлович картларга Казан түрәсенең таләпләрен түкми-чәчми аңлатып бирде. Азактан: «Без моны эшләмәсәк, читтән башка кешеләрне китереп эшләтәчәкләр», – дип өстәде. Картларның чырайлары караңгыланды, күпләре чачауник юк итүне нәсел-җәптегә, ата-бабага хөрмәт югалту, динебезгә хыянәт, авылга афәт, хәсрәт кайгы китерәчәк дип санады. Арадан киң җилкәле, көрәк сакаллы Апанас бабай калын аваз белән: «Кәзер безнең белән беркем чутлашмый, күктәге законнар закон түгел, җирдәге законнар гына закон. Нишлисең, буйсынырга туры килер, җәмәгать. Әмма, ләкин чачауникларны җир өстендә аунатып җаткырырга да җарамый. Ычтапан, син иртәгә безгә машина бир, без чачауникларны ипләп кенә казып алырбыз да, уытмый-җимерми зиратка илтеп урнаштырырбыз, Казан түрәгез тыныч калсын, аларны ул аннан алдыра алмас», – диде. Барысы да аның бу сүзләре белән ризалашты. Икенче көнне иртүк колхозның яңа үзбушаткыч машинасы картлар карамагына бирелде. Апанас бабай җитәкчелегендә авылның ике башындагы чачауниклар зиратта яңа урын алдылар. Телеграмма да шул ук көнне сугылды. Шулай итеп болай да юк итүгә дучар ителгән керәшен халкының рухи тамырына тагын бер мәртәбә балта белән кизәнелде.
Иван Глухов, “Халкым минем – керәшен” китабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев