Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

XIX гасыр-ХХ йөз башында керәшен семьясы

XIX гасыр-ХХ йөз башында керәшен семьясы

Радик ИСХАКОВ, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын өйрәнү бүлеге җитәкчесе

Керәшен семьясы - җәмгыятьнең борынгы йола, гореф-гадәт һәм традицияләрен хөрмәт итеп яши торган бер кисәкчәсе. Зур семья берничә ул, аларның хатыннары һәм бала-чагаларыннан тора. Җитәкчесе һәм йортның хуҗасы - иң өлкән ир-ат.

Җиткән балалары булган йорт хуҗасы гадәттә кыр эшләре белән шөгыльләнмәгән, төп игътибарны йорт-утар хуҗалыгына биргән. Үсеп килүче балаларның киләчәген кайгырту да аның өстендә. Нәкъ менә ул, әлбәттә, хатыны белән киңәшеп, бала һәм оныкларын башлы-күзле итүдә төп фикерне әйткән.

Килен сайлау

Киленне сайлаган вакытта аның тышкы кыяфәте бөтенләй игътибарга алынмаган диярлек, еш кына егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәт тә кире кагылган. Тормыш тәҗрибәсе күпкә баерак булган ата-ана үз баласының кем белән бәхетле буласын яхшырак белә, дип саналган. Бу мәсьәләдә ата кешенең әйткән фикере бернинди бәхәскә дә урын калдырмый. Мәгърифәтче Василий Тимофеевның бу турыдагы истәлеге игътибарга лаек. 1850 еллар азагында монастырьга китеп, гомерен Ходайга багышларга җыенган Василий, әтисенең әмеренә буйсынып, өйләнергә мәҗбүр була. Авылның шактый зыялы укытучылары, дьякон һәм башка чиркәү әһелләренең дә өйләнү, башлы-күзле булу мәсьәләсен ата-аналары хәл иткән. Гомумән, керәшеннәрдә ата-ана белән килешенмәгән, аларның ризалыгыннан башка булган кавышу искиткеч зур җазык саналган.

Дөрес, яшь гаилә барлыкка килүне ата-ана эше генә дип санау берьяклы караш булыр иде. Күмәк бәйрәм, кич утырулар вакытында яшьләр мәсьәләне үзләре дә хәл итеп куйган. Керәшеннәр арасында кыз урлау бик еш булып, ата-анасы кызын сөеклесенә бирергә теләмәсә, булачак кияү, озак уйлап тормый, кәләш белән вакытын килешеп, эңгер-меңгер вакытта тиң ярын урлап качкан. Бу очракта ата-ана кавышуга ризалык бирергә мәҗбүр, чөнки урланган кыз егет белән якынлык кылырга өлгергәнме-юкмы, аның инде кире туган йортына әйләнеп кайтуы зур хурлык. Я рлы е гетнең к ыз у рлавы ата-ана белән килешеп башкарылу очраклары да булган, чөнки аларның туй, сый-кунак мәҗлесләре үткәреп торырга матди мөмкинлеге булмаган.

Егетнең үзенә ошаган кызны мәҗбүриләп урлап китү очрагы да күзәтелгән. XIX гасырда нагайбәкләрнең тормышын һәм гореф-гадәтләрен тасвирлаган Е.А.Бектеев: "Аларда килен урлап алып кайту гадәте бар. Җиткән кыз ялгызы гына беркая да чыга алмаган, чөнки урлап китәргә уңайлы вакытны көтеп кенә торалар. Әгәр дә әти-әни, урлау очрагын белсә, шунда ук кыз артыннан, аны эзләп йөгергән", - дип яза. Киленне мәҗбүри урлап алып кайту мәлки керәшеннәрендә дә киң таралган.

Гадәттә керәшен кызы 16-22 яшендә кияүгә чыккан, ә егет 18-22 яшьтә өйләнгән. Бу яшьне узып китеп тә кияүгә чыкмаган кызга хөрмәт булмаган, аның турында "сазаган кыз" дип әйткәннәр.

Калым

Калым киленнең гаиләсенә эшче кулны алган өчен компенсация буларак бирелгән. Нигездә ул билгеле бер суммадан һәм мал-туардан гыйбарәт. XIX гасыр ахыры һәм ХХ йөз башына калымның күләме кимегән, бу авылларда кеше саны арту һәм элеккеге гаилә традицияләренең югала баруы белән аңлатыла. С.М.Матвеев күзәтүләренә караганда, ХХ йөз башында Минзәлә өязе керәшеннәре нибары 10-50 сум калым бирсә, күршедә генә булган бәләбәйлеләр 80 сумга кадәр түләгән.

Булачак килен бирнәсенә кул эшләре әйберләре һәм гаилә башлыгы биргән мал-туар да кергән. Бирнә хатынның шәхси мөлкәте булып, ул аннан иренең, хәтта гаилә башлыгының да рөхсәтеннән башка файдалана алган. Хуҗабикә үлеп китсә генә, әлеге байлык иренә яки балаларына мирас ителә. Ә инде балалар булмаган очракта, хатынның элекке гаиләсе иреннән бу мөлкәтне җәмәгать суды ярдәмендә тартып та алырга хокуклы. Әгәр дә аерылу очрагы булып, балалар төп гаиләдә калса, бирнә ир кеше милкенә күчкән, ә киресенчә булса, әлбәттә, хатын белән бергә киткән.

Яшь килен иренең туган-тумачаларына да бүләксез килмәгән: ир-атларга өйдә тукылган күлмәк, кирәк-ярак өчен кечкенә капчыклар, хатын-кызларга баш киемнәре биргән.

Кәбен койдыру

Чиркәүдә кәбен койдыру мәҗбүри таләп булып, яшь парлар бер-берсенә мәхәббәтне балдак яки тәре алмашып ныгыткан. Әмма этнографик материаллар чиркәүдә кәбен койдыруның XIX гасырның икенче яртысында, православие көчәеп, аның этик нормалары халыкка

үтеп керә башлаган вакытта гына керәшен традициясенә әверелүе турында сөйли. 1879 елда студент Н.Заленцов мәлки керәшеннәре турында менә ниләр яза: "Христиан дине буенча кәбен койдыру аларда сирәк. Киленне хәзер дә кияү калым түләп сатып ала, туйлар елның теләсә кайсы көнендә, хәтта ураза вакытында да була. Яшьләрнең дә күбесе үзләренчә яши, әмма алар арасында чиркәүдә кәбен коелмаган". Н.Одингитриевский шундый ук күренешнең Мамадыш һәм Лаеш өязе керәшеннәрендә дә булуын яза: "Керәшеннәр семья корганда православие чиркәве таләпләре турында аз белә".

Толлык

Тол калган хатынга алты атнадан да иртә кияүгә чыгарга ярамаган. Бу вакыт аралыгында ул ире йортында яшәргә тиеш.

Яңа ир тол хатын белән килгән балаларны уллыкка һәм кызлыкка алырга яки аларны кабул итмәскә дә хокуклы. Соңгы очракта хатын һәм аның яңа семьясы элекке ирдән балаларга мирас булып калган мал-мөлкәтне дә калдырырга тиеш. Мондый очракта балалар һәм мирас малы туганнар карамагына тапшырыла. Ә якын туган булмаганда, балалар авыл җәмәгате карамагында кала, халык сабыйларны, аларның мөлкәтен кайгырта торган кешене сайлый. Балигълык яшенә җиткәч, барлык мал-мөлкәт тә балаларга тапшырыла. Әгәр дә мөлкәт югалган яки тотылып беткән очракта, гаепле кеше җавапка тартылган.

Катнаш семья

Керәшеннәр арасында катнаш семья турында да әйтми мөмкин түгел. Гадәттә, керәшен авылына килеп урнашкан башка милләт вәкилләре үзләренең этномәдәни традицияләрен югалткан. Кире күренеш тә күзәтелгән: яңа җирләргә күченгән керәшеннәр, татар булмаган башка халыклар белән мәдәни багланышка кереп, җирле халык белән туганлашкан, үз гореф-гадәтләрен, телне оныткан. Мәлки керәшеннәре, чуашлар белән күрше яшәү сәбәпле, алар белән туганлашкан. Бу күренеш мәлкилеләрнең телендә, матди һәм рухи мәдәниятендә сизелерлек эз калдыра. Ә алардан туган балалар үзләрен керәшен дип санаган, татарча сөйләшкән.

Урыслар һәм керәшеннәр бергә яшәгән авылларда катнаш гаилә бик аз санда һәм гадәттән тыш очракта гына төзелгән. Дин уртак булса да, тел, гореф-гадәт, гомумән, менталитет башка булу урыс белән бер ятакка ятуны чикләгән.

"Тел яшерү"

Яңа кияүгә чыккан, әмма гаиләнең тулы хокуклы членына әверелеп китә алмаган яшь киленнең хәле аеруча мөшкел. ХХ гасыр башына кадәр диярлек керәшеннәрдә шундый гадәт

саклана: кыз килен булып төшкәч тә өлкәннәр, аеруча каенатасы белән сөйләшергә хокуксыз. "Тел яшерү" каената сөйләшергә рөхсәт биргәнчегә кадәр дәвам итеп, бу бер йола рәвешен алган. Каенатасының нинди дә булса бәйрәм вакытында кунаклар каршында әлеге табуны бетерергә теләвен белгән яшь килен йорт хуҗасына стакан белән балдан ясалган алкогольле эчемлек китерә. Шулвакыт каенатасы: "Нәрсә бирә ул?" - дип сорый. Җавапны ишеткәннән соң, стаканга көмеш акча сала һәм кире бирә. Килен, эчемлекне эчеп, тәңкәне алганнан соң, яңадан эчемлек салып бирә, монысын инде каената үзе эчә. Шуннан соң гына хатын гаиләнең барлык членнары белән дә сөйләшә башлый. Нагайбәкләрдә дә шуңа охшаш йола бар: киленгә тәңкә биргәндә: "Алтынмы, әллә көмешме?" - дип сорыйлар. Сорауга җавап биргәннән соң "тел яшерү" бетерелә.

Ир - баш

Хатыннарга чит ир-атлар каршына башны капламый һәм аяк киемен кими чыгу рөхсәт ителми. Табын артына гаилә башлыгы утырганнан соң гына ашарга рөхсәт. Икмәк һәм итне дә хуҗа кеше генә бүлгән. Иң зур һәм яхшы кисәкне өлкән угыллар ашаган. Кош итен бүлгәндә иң тәмле кисәк белән баш өлеш - йорт хуҗасына, ә арткы кисәк хатын-кызларга бирелгән.

Этнографлар керәшен гаиләсендә хатын-кызларның социаль һәм хуҗалык эшләрен хәл иткәндә шактый ирекле эш итүе турында яза. Аеруча йорт хуҗасы хатынының гаиләгә йогынтысы зур. Ул йорт эшләре, башка хатын-кызлар һәм балигъ булмаган балалар белән идарә итеп, ире вафатыннан соң да гаилә эшендә төп рольне саклап кала.

Аерылышу

Аерылышу процессы чиркәү кагыйдәләре буенча, җитәрлек мотив булганда гына башкарылырга тиеш. Аерылган хатын элекке гаиләсенә күченә. Ул үзе белән бары бирнә һәм башка шәхси әйберләрен генә алып китә. Сабыйлар ир кешенең гаиләсендә кала, кайбер очракта гына, аерылган иренең рөхсәте белән, хатын күкрәк баласын һәм кызларын алып китә алган. Улларны алып китә алмавы, аларга имана җире беркетелү белән аңлатыла булса кирәк. Аерылышу бик сирәк очракта гына күзәтелгән, гадәттә, гаилә эчендә булган конфликтны тышка чыгармаска тырышканнар.

Ата хакы, бала хакы

Ата кеше балаларына гаять кырыс һәм таләпчән. Ул балаларны азыктан мәхрүм итә һәм аларга тән җәзасы бирә алган. Балаларын кечкенәдән үк хезмәт белән тәрбияли. Җиде яшьлек бала әти-әнисе белән урып-җыю эшләрендә катнаша, мал-туар карый һәм хуҗалык хезмәтен башкара, 12-13 яшендә исә җир тырмалый, көтү көтә, ә инде 14 тулгач, сука белән кырга чыга һәм иген чәчә. Кызлар исә, кул эшләренә өйрәнеп, бирнә әзерләгән.

Кыр эшләрендә вакыт үткәргән әти-әнинең сабыйларны тәрбияләргә әллә ни вакыты да калмаган, аеруча кечкенә гаиләләрдә хәл мөшкел. Цивиль өязенең Иске Корбаш авылында туган П.Томлеев яшьлек еллары турында менә ниләр яза: "Эш вакытында балаларның үзләрен генә калдыралар. Кайберләренең күлмәкләре җыртылган, алар урам буенча мүкәләп йөри. Сабыйлар турында уйлаган кеше дә юк. Кич белән эштән кайткан әти-әни балаларның кайдадыр комлыкта йоклап ятканын яки уйнап утырганын күрә". Шулай итеп, сабыйлар күп вакытны урамда, башка балалар белән уйнап уздырган, әти-әниләре кушкан вак-төяк йомышны да үтәгән.

Кунакчыллык

Керәшеннәрнең кунакчыллыгы турында аерым әйтергә кирәк. Гаиләнең матди хәле нинди булуга карамастан, теләсә нинди кунакны табынга чакырганнар. Йорт бусагасын атлап кергән кеше тәкъдимне кире кага алмый, югыйсә, бу нәсел-ыруны санга сукмау саналган. Табын артына утырырга теләмәсә, аны мәҗбүриләгәннәр. Керәшен һәркемгә, хәтта үзара мөнәсәбәт начар, күпмедер дәрәҗәдә дошманы булган кешегә дә кунакчыллык күрсәткән. Бәйрәмнәр вакытында, хәтта якын авыллардан да кешеләр, шул исәптән мөселман татарлар һәм урыслар да чакырылган.

"Безнең Мирас" журналы буенча

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев