Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Сакал — керәшеннәрдә тәңкәләр тезеп ясалган изү

Сакал — керәшеннәрдә тәңкәләр тезеп ясалган изү

Шундый ук күкрәкчәләр башкортларда да сакал дип атала. Тәңкәлэр тезгән күкрәкчәләр чувашларда һәм удмуртларда, көнчыгыш мариларда да бар

Сакал — тәңкәләр тезеп ясалган изү. Ул күлмәк өстеннән киелгән. Сакал шундый бизәнү әйберсе буларак Алабуга районы керәшеннәрендә, Казан арты төбәгендәге Керәшен Пакшин, Yрәчбаш, Дүсмәт авылларында билгеле.

Мисал: Сакал күп кешедә булмады элек, сакалга тәңкә күп кирәк тезәргә.

Казан арты керәшеннәрендә шушы мәгънәдә изү, түшлек сүзләре кулланыла:

Базарларга барып тәңкә алдым,

Кәсиләгә түгел, түшлеккә.

Кызыгыз өчен борлокмагыз,

Кызыгызны тотарбыз кешлеккә.

Шундый ук күкрәкчәләр башкортларда да сакал дип атала (Руденко, 1955, 182—183). Тәңкәлэр тезгән күкрәкчәләр чувашларда һәм удмуртларда (Белицер, 1951, 76), көнчыгыш мариларда да бар (Гаген-Торн, 1960, 54).

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев