Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кыек якалы ирләр күлмәге: ни өчен кыек яка?

Кыек якалы ирләр күлмәге: ни өчен кыек яка?

Этнограф, керәшен милли костюмы белгече Валентина Максимова үзе теккән ирләр күлмәге мисалында аңлатма бирә

Керәшеннәр кач тагып йөри. Борынгы чорда яка уемы уртадан булган. Кач тага башлагач, уңайлык өчен яканы бераз кырыйданрак уя башлаганнар. Яка үзе утыртма. Уем я уң, я сул яктан булган. Безнең керәшеннәрдә күпчелек уң якта, йөрәк ягы каплаулы.

Бәйрәм күлмәкләренең яка өлешен, җиң башларын чиккәннәр, жаккард тасмалар теккәннәр. Борынгырак күлмәкләр каптырмалы булган. Соңыннан төймәләр чыккач, бәйрәм күлмәкләренә төймә тага башлаганнар. Төймә кыйбат булган. Эчке эзәрсез күлмәк кимәгәннәр. Эзәрләрне сукканнар, я ишеп, я үреп ясаганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев