Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

"Киҥяш"нен беренче чыга башлаган кӧнняре

"Киҥяш"нен беренче чыга башлаган кӧнняре

"Киҥяш" газиты № 17 (124) 5 май 1927 жыл

Бӧгӧн княгя-газит кӧнӧн бяйрям иткяндя мин Киҥяш газитясенен беренче чыга башлаган кӧннярдяге хален кыска гына сӧйляб китмякче булам.

Коммунистлар партиясынын Областной комитеты газитя чыгарыу ӧчӧн 500 сум акча жибярде, шул акча белян без 1922-че жылнын сентябрь айында эшне башлаб «Киҥяшнен» 1-нче нумирын чыгардык. Газитя эше безнен ӓр кайсыбыз ӧчӧн таныш булмаганныктан бик читен халляргя очораштырырга туры килгяляде. Хазерге багытта газитядя арыу гына жазыб килеӱче иптяшляр кюбебез уйларыбызны кагазга жаза белмейдерейек – мынысы бер. Инде икенчесе: ауыл крестьянняре белян жазыу-алышыуны тиз иблей алмау тагын да бик зур комачаулыклар китерде, шунын ӧстӧня газитя дя сейряк кеня, кечкеня геня фурмыда чыгыб килде, зурырак итяргя кыуатыбыз булмады. Иҥ элек Киҥяштя чын кюҥелдян эшляргя жабышыучылар коммуниверситетта ӓм партшколада укыучы иптяшляр булдылар.

Шулар арасыннан Киҥяшне жулга бастырыу ӧчӧн бик кюб кӧчляр сарыф итеӱче диб иптяш А.Григорьевны танырга туры киля. Киҥяштя жазыучы ӓм аны укыучылар исеменнян иптяш Григорьевка бӧгӧн бяйрямебез кӧннӧ рахмят ӓйтергя мин ӱз ӧстӧмя кыючылык алырыйым.

Хазерге кӧндя Киҥяшкя жазыучыларнын инде саннары кюбяйде ӓм анын тагын да кюберяк артыуын телейбез. Газитя арткылы без жаҥа тормош тӧзяргя ӧйрянябез. Ныгысын хужалыкны тӧзӧӱ фронтында калям арткылы кӧряшеӱчеляр!

А.Порфирьев

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев