Кабан ауылына багышлана

Туган илемя Г.Некратов. Киҥяш газиты (№14) 13 апрель 1927 жыл (Кабан ауылына багышлана)
Сӧйӧнямен сиҥа туган илем,
Бар шадлыгым бӧгӧн син геня.
Матур кошлар ойалады сиҥа
Чит ауылда торам мин геня.
Кӧйялянмя илем минем ӧчӧн,
Жаҥа кошлар сиҥа жул куяр.
Жяйге кӧндя матур кырларыҥа
Комсомоллар чыгыб уйнарлар.
Уйнаганда алар кырларыҥда
Матур итеб жырлар жырларлар,
Шкулларда, кызыл почмакларда
Матур докладларын сӧйлярляр.
Шадлан син дя, минем туган илем,
Жактырырсыҥ инде тиз кӧннян;
Жактылыгыҥ синеҥ тӧннӧ жиҥеб,
Жӧзляреҥя килеб бӧркӧлгян.
Нет комментариев