Туганкайлар

13.12.2012 15:11 | "Туганайлар"га – 10 ел Печать

“Туганайлар” газетасының

10 еллык юбилее уңаеннан

Чаллыдан чыккан яктылык

“Туганайлар” бит үзе.

Аның нигез ташларында

Батыр “Керәшен сүзе” *

 

10 яшьлек бер сабый гына

Акылы бетмәс мәңге.

“Туганайлар” гәҗитенә

Озын гомер бир Тәңре.

 

Керәшеннәр, барыбыз да

 Шушы гәҗитне алыйк.

“Туганайлар” тирәсендә

Туганнар булып калыйк.

 

Гәҗитебезне яктырта

Кояшлар, тулган айлар.

Без бит һаман карендәшләр

Үзара туганкайлар.

 

Гәҗитебез менә дигән

Исеме “Туганайлар”.

 

* “Керәшен сүзе” XX гасыр азагында Чаллы шәһәрендә нәшер ителгән беренче керәшен газетасы


Григорий Родионов, (Гәрәй Рәхим) татар халык язучысы


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить