2018 елга дини календарь

09.01.2018 10:01 | Хәбәрләр Печать

2018 елга дини календарь
2018 елда дини бәйрәм көннәре:
 
7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн
14 январь - Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн
19 январь – Качману (Крещение). Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн
15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн
18 февраль – Пручти. Кичерешү көне
1 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн
8 апрель – Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христос үлгәннән терелеп торган көн
17 май – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн
22 май - Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн
27 май - Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн
28 май – Святый Тын көне (Духов день)
7 июль - Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн
9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн
2 август - Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн
19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн
29 август - Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеонн Столпникны искә алу көне
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн
27 сентябрь - Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн
14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне
21 ноябрь - Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне
 
Озын уразалар
 
19.02- 7.04 - Олы ураза
4.06- 11.07 - Питрау уразасы
14.08- 27.08 - Успение уразасы
28.11.2018- 06.01.2019 - Рождество уразасы
 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить