Яңа ел табыны әзерләү өчен киңәшләр

30.12.2017 08:10 | Хәбәрләр Печать

Яңа ел табыны әзерләү өчен киңәшләр

Билгеле булганча, киләсе 2018 ел – Сары Эт елы. Шуңа да, Яңа ел өстәле әзерләгәндә сары, куе сары, алтын, көрән төсләрне сайлагыз. Әлеге төсләр белән бизәлгән төрле салфеткалар, мишуралар, мәрҗәннәр, кайнар аш куяр өчен аслыклар кулланырга була. Иң мөһиме декор детальләре, ашъяулык, аш-су савытлары бер төстәрәк булырга тиеш. Өстәлнең уртасына эт статуэткасы да куярга онытмагыз.

"Леший" салаты

Кирәк була:

Бер кисәк тавык ите, 2 баш суган, 400 г шампиньон, 2 йомырка, 100 г каты сыр, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, тәменә карап - майонез, тоз, борыч, бизәү өчен маслиналар.

Тавык итен пешереп алырга, вак кисәкләргә турарга. Суган, шампиньоннарны аерым-аерым кыздырып алырга. Йомырка һәм сырны эре угычтан уарга. Чикләвек һәм майонез кушып болгатырга. Яссы тәлинкәнең уртасына стакан куеп салатны бераз кашык белән баскалап салып чыгарга. Стаканны алып укроп, маслина, сыр кисәкләре белән бизәргә.


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить