"Туганай" ансамбле “Кунаклашу” Халыкара фестивале лауреаты булды

13.11.2017 11:18 | Хәбәрләр Печать

"Туганай" ансамбле “Кунаклашу” Халыкара фестивале лауреаты булды

11 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Кунаклашу” халык сәнгать иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

Чистай районының Югары Кондрата авылында язып алынган Тройсын җырын башкарып, “Туганай” балалар фольклор ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, “Туганай” ансамбле 2013 елда эшли башлап, төрле халыкара, бөтенроссия, республикакүләм конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, лауреат исемнәре ала. Җитәкчесе – Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә “Бәрмәнчек” ансамблендә солистка булып эшләүче Ләйсән Хафизова.

 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить