"Ташламассыңмы?.."

12.11.2017 08:10 | Хәбәрләр Печать

"Ташламассыңмы?.."

13 ноябрь көнне бөтен дөнья Халыкара сукырлар көнен билгеләп үтә. Бездә аны “Ак таякчылар көне” (День белой трости) дип тә йөртәләр. Ак таякчылар арасында гаҗәеп язмышлы, көчле характерлы шәхесләр күп. Шундыйларның берсе – Питрәч районы Кибәч авылында туып үскән, яшьли спорт беләншөгыльләнеп, фаҗигале хәлдән соң, сукыр калып та, спортны гомер юлдашы иткән танылган көрәшче, гер күтәрү остасы Павел Петрович Чемодуров. Павелның язмышы, сау-таза була торып та, юк кына авырлыкларда да чыгу юлы таба алмый, якыннары, туганнары башына кайгы салучыларга гыйбрәт, үрнәк булырлык. Павел Петрович белән безне газетабызның дусты, даими хәбәрчебез Николай Петров-Текин таныштырды.

Иртәмне күнегүләр белән башлыйм

Башта югалып калган күк тә була ул. Мондый хәл кемнең дә тезенә сугар, җиргә чүктерер, билгеле. Өмет тулы планнар корып яшәгән вакытыңда тома сукыр кал әле, Ходай күрсәтмәсен.

Яшәргә, бирешмәскә кирәк дип максат куя ул үзенә. Алга бару юлында спортны сайлый. Татарча көрәш алымнарын кабатлый, гер күтәрә башлый.

“Гел спорт, спорт булды инде. Ул яшәргә көч бирде. Әкренләп, шушы хәлдә өйдәге эшләрне эшләргә күнектем. Авырлыклар килде диеп, кулны салындырырга ярамый. Авырлыкны җиңеләйтү, аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк”, - ди ул үзе.

Мәктәптә укыган чагында ук чаңгы ярышларында катнаша. Бик еш призлы урыннар ала. Көрәшче булырга хыяллана. Киләчәктә әлеге балачак хыялы аңа тормышта үзен югалтмаска булыша да инде. Көрәш белән Казанда укыганда шөгыльләнә башлый. Спортзалга йөри. Беренче тренеры якташы Гайнетдин Мөхәмәдиев (Татарстанның атказанган тренеры) була. Гайнетдин абыйсы белән бер общежитиеда торган чагын да сагынып искә ала ул. Тренеры көрәшнең бик күп серләрен ача аңа.

Армия хезмәтеннән кайткач, шоферлыкка укый Павел. Тик шофер булып озак эшләргә генә язмый. “Сельхозхимия”дә эшләп йөргән вакытта, кырдагы складларга тимер юл станциясеннән ашлама ташыганда, аның күзенә аммиак чәчри. Вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтелми кала. 1-2 айдан соң Казанда операция ясала, ләкин уңышсыз. Күп йөри, яза, төрле ишекләр шакый торгач, якташы Николай Петров ярдәме белән, Мәскәү специалистларына барып чыга ул. Мәскәүдә академик М.Краснов клиникасында яңадан операция ясала. Монысы инде уңышлы килеп чыга. 22 яшьлек егетнең күзләре кабаттан якты кояш нурларын күрә башлый, китап укырлык була. Тик бу шатлык та озакка бармый, 3-4 елдан әкрен-әкрен күзләр яңадан сукырая.

Эчке ныклыгы тышына чыккан Павел Петровичка 65 яшьне әле биреп булмый. Бу ныклыкның серләрен ул бары спорттан күрә. Көнне иртән к үнегүләр ясаудан башлый. Гел йөрергә тырыша, утырып торганы юк икән. Тормыш иптәше Гөлирәм белән кичләрен урамга прогулкага чыгып, шактый җәяү йөреп кайта алар. “Йөгереп тә кайтсаң икән. Шул вакытта спортта да уңышларым күбрәк, югарырак булыр иде”, ди ул, күңелендәген ачып салып.

2016 елда Саба районы сабантуенда булып, ветераннар көрәшендә катнаша. Уңышлы гына чыгыш ясап кайта. Быел Ленино-Кокушкино сабантуенда ветераннар арасында, чыгыш ясап

көрәш буенча беренче урынны алса, гер күтәрүдә икенче була ул. Беренче урынны герк үтәрү буенча остазы – авылдашы Александр Дормидонтов ала. “Ул мине гер күтәрергә өйрәтә, үзе белән ярышларга ияртеп йөри. Гел катнашырга тырышам инде. Александр Аркадьевич дусларым булганда, форманы саклыйм әле”,- ди остазы турында Павел Петрович.

Кырык елдан соң кавышу

Авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Павел Казанның Дербышки бистәсендә урнашкан 33 нче төзүчеләр училищесына укырга керә. Аны тәмамлый. Армия cафларында эчке гаскәрләрдә хезмәт итеп кайта. Гөлирәм белән училищеда укыганда таныша ул. Гөлирәм Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан. Ике авыл баласы бер-берсен яратып, матур итеп өч ел очрашып йөриләр. Гөлирәм Павелны армиягә дә озатып кала. Ләкин көтеп бетерә алмый, кияүгә чыгып, Себер якларына китеп бара.

Аралар ерагайса да, бөтенләй өзелеп бетми: бер-берсенең хәлләрен дә белешкәләп торалар. “Сукырайган” дигән хәбәрен ишеткәч тә, Гөлирәм кызын ияртеп кайтып җитә. Яшьлек мәхәббәтенең шушы халәтен бик авыр кичерә ул.

Ун елдан артык Себер җирендә гомер иткәннән соң, семьясы белән туган ягына күченеп кайта Гөлирәм ханым. Кайтып урнашып озак та үтми – ире фаҗигале төстә үлеп китә. Еллар үтә тора. Зеленодол шәһәрендә өч кызы белән яшәп, эшләп ятучы Гөлирәм ханымны эзләп китә Павел дәдәй. Кермәгән учреждение-предприятие, кибетләр калмый. “Мине башка ташламассыңмы?” дигән сүзләренә кире җавап бирә алмый Гөлирәм ханым. Бугазына тыгылган яшь төерен к өч-хәл белән йотып җибәрә. Ике ялгыз, картлык көннәрен бергә үткәрергә дип килешәләр.

Район үзәге Питрәчтә яши алар. Җәй айларында Кибәчкә - ата-баба нигезенә кайталар икән. Авыл кешесе авылга кайтмый түзә аламыни соң ул? Туган туфракның исе дә башка, җиле дә йомшак була бугай ла.

Кибәчкә килен булып кайткач, Гөлирәм ханым тормыш дилбегәсен тулысы белән үз кулына ала. Иң беренче итеп, Казанга йөреп машина йөртү таныклыгы алуга ирешә. Моңа кадәр гел өендә генә утырып торган, кешеләр белән аралашудан кыенсынган Павелын дөньяга чыгара ул. Машинасына утыртып җилдереп кенә үзенең туган ягына кунакка да алып барып килә, кирәк җирләргә дә үзеннән калдырмый. Павел Петровичны спорт ярышларына йөртергә дә вакыт таба.

Аллага шөкер, дүрт ел инде матур гына тормыш көтеп яталар. Гөлирәм апаның өч кызы, 9 оныгы да бик үз итәләр Павел абыйларын. “Әти”, “дәү әти” дип кенә торалар. Өйгә килен кергәч, Павел дәдәйнең озак еллар улының язмышы өчен борчылып яшәгән әнисе дә, бәхиллеген биреп, үлеп китә. “Ярый кавышканбыз әле, ялгыз ни эшләгән булыр идем? Бертуганнарым күп. Бүгенге көндә җидебез дә исән-сау көн күрәбез. Тик аларның үз тормышлары бит. Кем әйтмешли, үз өеңдә үз көең”, - ди Павел дәдәй, бүгенгесе көненә шөкер итеп.

Парлы гомерләрен соңлап кына башлаган бу гаиләгә алдагы көннәрендә исәнлек-саулык, тазалык теләр идем. Бер-беренә ихтирамлы, игътибарлы булып, озак яшәсеннәр иде әле.

Фото “Безнең мирас” редакциясе архивыннан


Евдокия ИВАНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить