Без – романтиклар буыны

29.10.2017 08:00 | Хәбәрләр Печать

Без – романтиклар буыны

29 октябрь - Комсомол туган көн

Михаил Зверев, 1975 елдан 1980 елга кадәр комсомолның Зәй районы комитеты оештыру бүлеге җитәкчесе.

Сүзне комсомолга кабул ителүдән үк башлыйм әле. Чөнки бу факт үзе бер горурлык иде ул заманда. 1967 елның апрель ае. Без, Сарсаз Баграж сигезьеллык мәктәбе укучылары, ачык машина арбасына төялеп, комсомолга керергә дип, Чаллыга киттек (ул вакытта Зәй районы оешмаган иде әле). 70 чакрым араны җырлашып бардык, җырлашып кайттык, күңелләр күтәренке. Без комсомолга кергән бина хәзер юк инде, Нижнекамск ГЭСы төзелгәннән соң, су астында калды.

9 класска Югары Баграж урта мәктәбенә бардык. Комсомоллар бары да актив, мәктәп гөрли, укучылары күп. Баянда уйнарга өйрәндем. Тәнәфестә егетләрне-кызларны биетәм, уйнатам, авторитет зур.

Мәктәптә укытып азмы-күпме тәҗрибә җыеп, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, мине Кадер авылы мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Читтән торып Алабуга культура училищесына укырга да кердем, җыр укытам. Яшьләр белән ду киләбез. Спектакльләр куябыз. Үзем артист, үзем режиссер... Активлыкны күреп алып, комсомол райкомына оештыру бүлегенә эшкә чакырдылар.

1975 елның апреле, Зәй комсомолын Әдип Шәйдулов җитәкли. 1 апрельдән комсомол документларын алыштыру кампаниясе башланган иде. Зәй районы оешып, Чаллыдан аерылып чыккан еллар, комсомол документлары капчыкларга тутырылган, башы-азагы күренми... 2 ел дигәндә башкарып чыктык без бу катлаулы эшне. Чистартып, рәткә салып, яңа картотекалар ясап, аптекадагы кебек итеп, тәртип ясап куйдык.

Зәй райкомына беренче секретарь булып Нурсинә Абдрашитова килгәч, комсомол гөрләде. Яңа актив җыйдык, яшь специалистлардан яңа секретарьлар сайладык. Шул елларда “Путь к коммунизму” колхозына яшь специалист булып бүгенге Дәүләт Советы депутаты, төрле өлкәләрдә эшләп, республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән Таһир Һадиев кайтты, Зәй шәһәренең 3нче мәктәбендә бүген Госсовет депутаты булган, моңа кадәр Зәй администрациясен җитәкләгән Таня Воропаева эшли башлады... Күп идек без, көчле, энергияле, яшь идек. Нурсинә Фәйзрахмановна җитәкчелегендә районның яшь специалистлары берләшмәсе оешты. Үзенә күрә инновацияләр лабораториясе иде ул. Хезмәтне оештыруда яңа методикалар эзләүдә, авыл хуҗалыгын алып бару өчен яңа идеялар бирүдә зур роль уйнады бу оешма. Комсомол мәктәбен узып, чыныккан яшьләр әзер җитәкче булып чыга иде. “Зурларга” таләп нинди булса – безгә дә шулай булды.

Зәй районы авыл хуҗалыгы төбәге буларак, колхозлардан кайтып кермәдек. “Якты йолдыз” колхозында урып-җыю буенча “уполномоченный” булуым бик истә. Техника запчастьләр белән ничек тәэмин ителгән, ашау-эчү ничек оештырылган, продуктлар сыйфатлымы, медицина хезмәте күрсәтү тиешенчә куелганмы, кадрлар җитешлеме һәм башкалар... Колхоз председателе, партоешма җитәкчесе, авыл Советыпредседателенең эше дә синең кул астында. Иртәнге сәгать биштә колхоз идарәсенә барып, райкомның беренче секретаре Миргалим Нагаевка рапорт бирәсең: “Мин, Михаил Зверев, “Якты йолдыз” колхозыннан сезгә түбәндәгеләрне хәбәр итәм...”

Контрольдә тоту ул әле бер хәл. Без яшьләргә үрнәк тә булырга тиеш идек. Зәй районында шикәр чөгендерен күпләп игәләр. Район комсомолы аппаратын конкрет бер колхозга беркетеп, конкрет план куялар иде. Чөгендерне кул белән йолкып аласы, түгәрәкләп чүмәләгә өясе, пычак белән туфрагыннан, яфракларыннан чистартасы, күчкә өеп, яңгыр үтмәслек, шиңмәслек итеп, үзенең яфраклары белән каплап куясы, машина килгәч, аны кул белән төяп, шикәр заводына җибәрәсе...

Минем кул астында эшләгән инструктор, Мәлем авылы егете Николай Осипов белән “Искра”, “Родина” колхозларында яшьләр фермалары оештырдык. Соңрак Николай, җаваплы, авыр участок саналган, өч Багражны эченә алган “Үрнәк” совхозына партоешма секретаре итеп җибәрелде. Мине шәһәрдәге КамАЗ тәгәрмәчләр заводына партия эшенә билгеләделәр.

Комсомолның бетүен катастрофага тиңлим мин. Аны үзгәртеп корырга була иде, минемчә, һәм кирәк иде. Бүгенге көндә дә дөньяны алып баручылар – комсомолда тәрбияләнгән кадрлар бит әле. Бу буын киткәч, моңа кадәр Россияне тотып торган “советская идентичность” бетәчәк, дип уйлыйм мин. Аңа алмашка нәрсә килер, без бүгенге шартларда илне кризистан чыгарырлык буын тәрбияләдекме? Безнең буын Ленин бабайның “Укырга, укырга һәм укырга” дигән лозунгы астында яшәде. Китап кортлары булырга дигән чакыру түгел иде бит ул, “эзләргә, өйрәнергә, табарга, җиңәргә, алга барырга” дигән сүз иде. Комсомол турында бүген төрле фикерләр яши. Ә минем фикерем бер: без намуслылар, хезмәт сөючеләр, романтиклар, патриотлар буыны булдык. Һәм бүген дә шушы сафта калабыз.

Людмила БЕЛОУСОВА

язып алды


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить