Балаң теле – ана телеме?

27.09.2017 14:25 | Хәбәрләр Печать

Балаң теле – ана телеме?

Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне уңаеннан, без Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең 24-нче номерлы “Күкчәчәкләр” балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче-тәрбияче булып эшләүче Анна Ефремова белән очраштык. Әңгәмәбезнең төп темасы – соңгы көннәрдә Татарстанда җәмәгатьчелек һәм дәүләт тарафыннан күтәрелгән проблемаларның берсе – татар телен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсе. 24 еллык педагогик стажы булган Анна Николаевна бу проблема бүген генә килеп чыкмады, дип саный.

– Анна Николаевна, балалар бакчасына кайчан һәм ничек килеп эләктегез?

– Иң беренче булып, Балык Бистәсе районы Каз-Чаллы авылы мәктәбенә пионервожатый булып эшкә кердем. Хәзерге көндә пионервожатыйларны “педагог-организатор” дип атыйлар. Ул чакта мин үзем дә әле кичәге бала гына, шуңа күрә укучыларым үз итте, гел янымда кайнадылар. Үземә дә бик кызык иде – балалар белән төрле чаралар, коцертлар оештыра идек. Аннары Казан педагогия институтының физика һәм математика бүлегенә читтән торып укырга кердем. Кияүгә чыкканда, әле өченче курста гына укый идем, дипломым булмагач, рус мәктәбенә укытучы булып керергә кыюлыгым җитмәде. Шуңа күрә, балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнашырга булдым.

– Эшли башлаган чорда, үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

– 7-8 ай эшләгәннән соң, декрет ялына киттем, кызыбыз Татьяна, аннары улыбыз Николай туды. Декреттан соң үземне татар төркеменә куюларын сорадым. Ләкин татар төркемендә эшләү мин көткәнчә булмады: төркемдәге балалар татарча белми булып чыкты! Унбиш ел элек тә, хәзер дә һаман проблема шул ук. Балалар тел белмәгәч, алар белән эшләве дә бик авыр. Чөнки рус төркемендә, мәсәлән, җырны ике тапкыр гына кабатлыйсың да, балалар сиңа ияреп үзләре җырлый башлыйлар. Ә монда һәр сүзен, җөмләсен, мәгънәсен аңлатырга кирәк. Әти-әниләр үзләре туган телләрендә сөйләшмәгәч, балаларга авырга туры килә. Татар төркемендә ун ел эшләгәннән соң, татар теленә өйрәтүче-тәрбияче булып эшли башладым. Хәзер инде 4 ел буена рус балаларына татар телен өйрәтәм, алар белән бергә дәрескә татар балалары да керә.

– Балалар арасында татар телен камил белүчеләр бармы?

– Утыз бала арасында бер-ике бөртек татарча аңлый, сөйләшә торган бала очрый. Алар күбесенчә әби-бабалары белән тәрбияләнгән балалар. Калганнары, кызганычка каршы, телне белмиләр дә, әти-әниләрнең кайберләре моны кирәк дип тә тапмый.

– Хәзерге балаларны кызыксындыру бик авыр. Эшегездә нинди “фишка”ларыгыз бар?

– Балалар белән эшләү – үзе бер кызык. Уйлап чыгару, юк-бар әйбердән нәрсәдер ясап кую, уен белән мавыктыру – тәрбияченең төп бурычы. Математик белемем юкка булмады – ул миңа эшемдә яңа форма уен – интерактив такта кулланып укыту мөмкинлеген ачты. Мин балаларга интерактив уеннар уйлап чыгарам. Мәсәлән, алар шул тактадан рәсемнәрне күчереп йөртеп, җөмләләр төзиләр. Уен белән кызыксынып, шуннан үзләреннән үзләре татарчага өйрәнәләр, гади генә булса да, дөрес итеп җөмләләр төзиләр, аергычлар, сыйфатлар өстәп, шул җөмләләрне үстереп карыйлар. Иҗади караш, яңалык кертү, уен белән укытуны бергә кушу балаларның “мин, мин” дип дәрестә актив катнашуына,  аларда кызыксыну тудыруга китерә.

– Эшегездә нинди уңышларга ирештегез?

– Билингваль (ике телдә) укыту буенча балалар бакчалары хезмәткәрләре ел саен тикшерү үтә. Татар теленә өйрәтүче педагог булып эшли башлаганнан соң бер ел узгач, “Иң яхшы тәрбияче” дигән исемгә лаек булдым. Быел “Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе” республика конкурсының зона этабында икенче урын алдым.

– Укыту программасына “керәшен компонентын” кертеп буламы?

– Без “Татарча сөйләшәбез” дигән методик программа буенча эшлибез. Аның авторлары “мәрҗән ничек төзелгән – алмыйсыз да, өстәмисез дә”, дип таләп итә. Көн дәверендә башка халыклар турында өйрәнүне без милли-региональ компонент кертү нигезендә алып барабыз. Монда төркемгә нинди милләт баласы йөри – шул милләтнең гореф-гадәтләрен сөйләп китәбез.

– Соңгы арада республикабыз мәктәпләрендә рус балаларының әти-әниләре татар телен мәҗбүри тәртиптә укытуга каршы чыгалар. Сезнең бу проблемага карашыгыз нинди?

– Ата-аналар, гомумән, татар телен өйрәнүгә каршы түгел. Алар мәктәптә татар теле дәресеннән имтиханнар булмасын иде, дигән фикердә. Чөнки укучы балаларда болай да “нагрузка” зур. Бөтен фәннәрдән әйбәт билгегә укыган баланың татар теленнән генә “өчле”се чыга да, аттестаты бозыла, дип борчылалар. Хәзер бу күренеш авылга да хас. Бердәм дәүләт имтиханын уңышлырак бирү өчен татар класслары ябыла, авыл балалары да русча укый. Аларның сөйләмендә дә телләре бутала, җөмләләр дөрес төзелми. Монда телевидение, компьютер, Интернетның да йогынтысы бардыр. Минемчә, балалар ике телне дә белсә, әйбәт инде ул. Мәсәлән, түрәләрне алыйк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов татарча да, русча да белә – бөтенебезгә дә күңелле бит. Үзебез дә кая барсак та, кем белән күрешсәк тә, ике телдә исәнләшәбез. Безгә “исәнмесез” дип җавап бирсәләр, күңелебез була, киртәләр юкка чыга шикелле.

– Балалар бакчасында гына баланы татар теленә өйрәтеп буламы?

– Әгәр дә татар баласы өендә татарча сөйләшмәсә, садикта гына телгә өйрәтү бик кыен. Тел өйрәнүдә әти-әниләрнен сөйләшүе бик мөһим. Бер атнада уздырылган 3 дәреснең икесе – яңа материал өйрәнү, өченчесе аны кабатлау, татарча мультфильмнар карап уздырыла. Утыз бала арасыннан кемдер бик тиз отып ала, кайсыбер баланы кызыксындыру бигрәк тә авыр. Рус баласы бу дәресләрне чит тел итеп кабул итә, аңа кызык. Ул яңа сүзләрне отып ала да, аны кабатлап йөри, җырлый-җырлый, күңеленә кертә.

 

Анна Ефремова белән күтәрелгән тема Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеховның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында да урын алды. Ул: “Телгә кагылышлы сәясәт мәсьәләләре аеруча зур игътибар бирүне таләп итә. Дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк. Шуның белән бергә, Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, татар телен укыту методикасын,  шулай ук укытучылар әзерләүне һәм аларга яңадан әзерлек бирүне, шул исәптән кабат төзелә торган Милли педагогия институты базасында да бу эшне камилләштерү зарур. Телләрне өйрәткәндә, башлыча коммуникатив күнекмәләрне үстерү таләп ителә”, – дип сөйләде. Тел проблемасы Татарстанда чишелеш табып, республикабыз бу өлкәдә дә башка регионнарга үрнәк булыр, дигән өметтә калыйк.


Ирина Муллина сөйләште


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить