“Крутушка”да керәшен мәдәниятен күрсәттеләр - видео,фоторепортаж

31.08.2017 11:37 | Хәбәрләр Печать

“Крутушка”да керәшен мәдәниятен күрсәттеләр - видео,фоторепортаж

25-27 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә “Крутушка” IX Халыкара этнофестивале узды.

Керәшен мәдәниятен фестивальдә Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр“ фольклор ансамбле тәкъдим итте.

“Крутушка” – бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле, иркен урын булып чыкты. Анда кайлардан кемнәр генә килмәгән: фольклорчылар, кәсепчеләр, һөнәр осталары, сатучылар, тамашачылар күплегенә хәйран каласың. Барысы да бер-берсен нәрсәгә булса да өйрәтә, мастер-класслар – адым саен. Коллективыбыз белән ду китереп чыгыш ясадык, башка ансамбльләр белән аралаштык, әйлән-бәйлән уйнадык, керәшен җыр-биюләрен башкаларга да өйрәттек... Җәйнең соңгы көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачып, бик тәэсирләнеп, дөньяны, башкаларны күреп, үзебезне күрсәтеп, керәшен мәдәниятен, Дүсмәтебезнең, Мамадышыбызның данын яклап кайттык әле бер. Шәп булды!"– ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, аккомпаниаторы Виктор Спиридонов.

26 август көнне “Крутушка”да Балтач районнан Айсылу Асадуллина мастер-класслар вакытында керәшен гөсләләрендә уйнау үзензәлекләре турында сөйләде.

 

“Крутушка” фестиваленнән видео һәм фоторепортаж карагыз.

Медиа


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить