Бүген - Чикләвек Спасы

29.08.2017 09:33 | Хәбәрләр Печать

Бүген - Чикләвек Спасы

Өченче Спас - Чикләвек Спасы. Бу вакытта урман чикләвекләре өлгерә. Аларны да бал һәм алма кебек чиркәүгә аруландырырга алып баралар.

Бу көнне табынга күп итеп ипи куялар. Чөнки шушы көннәрдә урып-җыю эшләре төгәлләнеп килгән була. Ашап бетерелмәгән икмәк сыныгын калдыру, ялгыш идәнгә төшерү – зур гөнаһ саналган. Икмәкне бик саннаганнар, кадерләгәннәр.

Шоколадлы-чикләвекле паста

Кирәк була: 200 мл сөт, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы какао-порошок, 50 г атланмай , 40 г фундук, тәменчә тоз.

Бер кастрюльдә шикәр комы, он, какао-порошок һәм тозны кушып болгатыгыз. Болгата-болгата аз-азлап сөтне кушыгыз. Утка куеп кайнаганчы болгатып торыгыз. Кайнап чыгуга май һәм бик ваклап туралган фундукны кушыгыз. Әйбәтләп болгатып тагын кайнап чыкканчы көтегез. Кайнап чыккач та 2-3 минут пешерегез. Катнашма куерырга тиеш. Әзер банкаларга салып суынырга куегыз.

 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить