Казанның кайбер урамнарында бер айга диярлек транспорт хәрәкәте чикләнә

01.08.2017 12:15 | Хәбәрләр Печать

Казанның кайбер урамнарында бер айга диярлек транспорт хәрәкәте чикләнә

Хәрәкәттә чикләүләр юлларның капиталь төзекләндерелүе белән бәйле.

1-29 август көннәрендә Казанда чиратлап кайбер урамнар ябылып торачак. Хәрәкәттә чикләүләр юлларның капиталь төзекләндерелүе белән бәйле.  Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, Кирпеч урамында (Гвардия урамыннан Толбухин урамына кадәр), Толбухин (9 нчы йорттан башлап Кирпеч урамына кадәр), Качалов (Назарбаев урамыннан Газ урамына кадәр), З.Космодемьянская ( Федосеевская урамыннан Бехтерев урамына кадәра), Кызыл позиция урамы (Н.Ершовтан Авиахим урамына кадәр) һәм Таежная (Дубровка урамыннан Машина төзүчеләре урамына кадәр) ябылачак.

Шәһәр Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне юл кагыйдәләренә буйсынырга чакыра һәм юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить