Питрау сынамышлары

12.07.2017 10:13 | Төрледән-төрле ни төрле Печать

Питрау сынамышлары

Питрау сынамышлары бик күп халыкларга таныш:

Питрау үтә - җәй үтә. 

Питраудан соң кошлар да сайрамый.

Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.

Булса аяз Питрау көн - булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы - кырда печән черүе.

Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса - озак булыр.

Бу көнне көн эссе булса, тагын ике атна көн кояшлы булыр.

Иртән яңгыр яуса – ашлык әйбәт булмас. Көн төшкә кадәр шундый булса – ашлык мул булыр.

Иртән үлән өсте чыклы булса, тезем әйбәт булыр.

12  июль көне буе кояшлы булса, киләсе ел җәе җылы һәм озын булыр.

 

 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Җәйнең кыл уртасы

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить