Җәйнең кыл уртасы

12.07.2017 09:56 | Төрледән-төрле ни төрле Печать

Җәйнең кыл уртасы

Питрау үтте,

             димәк, җәйләр бетте,

Болыннарга сары йөгерде,

Бу тормышның

            Питраулары үтте,

Кыл урталай бүлеп

                              гомерне. 

Бу юлларны мин үземнең 1972 елда басылып чыккан “Җәйләр җитсә” дигән шигырь китабыннан алдым. Аларны язганга да егерме ел үткән... Күрәсең, әле бик үк ныгып өлгермәгән шагыйрә булуыма карамастан, инде ул вакытта ук кеше җанының халәтен табигать әйләнешләренә тәңгәл куеп үлчи белү хасияте булган. Әйе, бу тормышның, фани дөньяда адәм баласы булып яшәү торышының питраулары үткән, үзенең бар булган уңышы-алышы  һәм бурычы-биреше белән покраулары килеп җиткән икән... Адәм баласы иллегә кадәр алга карап хыялланып, илледән соң артка карап уйланып яши. Уйланыр нәрсә бик күп, хәтта кирәгеннән артык күп без үткән тормыш юлларында. Ә минем бичара хәтерем магнитофон тасмасыдай шуларның барысын да тезеп-тезеп үзенә терки барган. Хәтта үзем күз хәтеренә күчерә алмаганнары да әниемнең сөйләүләре аша күңел хәтеренә искиткеч ачык буяуларда салынган ки, менә бүген мин аларны төсле телевизор экраныннан карап утыргандай күз алдыма китерәм. Әмма “Хәятнамә”гә тәкъдим итә торган бу битләрне мин “Питрау” бәйрәменнән башладым бит әле. Ни өчен дисәң, 12-19 июнь араларында Питрау атнасы бара. Борынгы бабаларыбызның иң күркәм гореф-гадәтләрен, Табигать-Тәңре белән килешеп яшәүнең әллә нинди  сер-тылсымнарын үзләрендә гасырлар барышында саклап яшәтә алган керәшеннәрнең бик олылап һәм Җирдән Кеше галиҗәнапләре өчен кирәкле шифа-дәва сүтләрен алып кала торган атнасы бу. Питраудан соң ел урталай бүленә, көзгә авыша.

Питраудан соң кош

         сайраудан туктый,

Ишетелми кәккүк

                            тавышы.

Көннәр сүрелә,

Кояш ут балкытмый,

Салмаклана тормыш

                        агышы.

...Ә ул ел гадәти түгел иде. Яз соңарып килде. Җәй башы явымлы булды. Кыскасы, җырга кергән Питрау печәннәре июль башларында өлгерергә уйламады да. Колхоз рисе Гөргөри дәдәй белән партоешма секретаре Булатовны райкомга чакырып өч көн рәттән пешекләүне дә санга сукмыйча, өлгермәде печән! Ләке халкы шуңа да карамастан бәйрәмгә әзерләнә. Хәллерәге тәкә суймакчы, кайтышраклары – яшь әтәч. Думнаныкылар көрпәчәткәдән бавырсак тәгәрәткәннәрдер инде, Җапайныкылар исә... Ә Аудый карчыкның колмаклы камыр башы вак күмәчләргә әче камыр куяр өчен ярты авылга таралгандыр. Завод базарларыннан кайтышлый кергән Түбән Чыршылы керәшеннәре белән Югары Чыршылы татарларына да биреп җибәрә әле әни шул Аудый әбидән алган күәс камырын. Һәркем үзенчә әзерләнә бу бәйрәмгә. Без инде завод урамындагы матур Грүнәнең өченче күлмәген тегәбез. Өчиле урамындагы биюче Көйгән Күчтәсе, мөгаен, үзенә яңа чабата ясый торгандыр. Бу елны мин үземә дә ике күлмәк тектем: берсе ак, берсе зәңгәр чуардан. Әни ачуланмаса, берсе Түбән Чыршылыга Питрау кайтуына барганда күршедәге Начтыйга кигереп торырмын әле. Аларның әтиләре юк. Әти күңелсез йөри. Гөргөри дәдәй дә күңелсез. Купи дәдәй дә күңелсез. Әтинең гел бергә сөйләшеп утыра торган дус укытучысы, һәрвакыт шат күңелле Захарыч та тынды. Әтиләрне райкомга чакырып кына печән өлгермәгәч, райкомның икенче секретаре Измайлов абый Ләкегә үзе килде. Идарәдә  сүзләрен сөйләшеп бетерә алмаганнардыр инде, чәй эчәргә өйгә кайткач та, һаман шул печән белән Питрау турында гапләштеләр.

“Райком категорически против андый дин бәйрәмнәренә. Бусы – бер. Икенчедән, ничек инде чабылмаган печән һәм ниндидер Питрау?” – бусын Измайлов абый сөйли.

“Юк, Гаян иптәш, алай берьяклы карарга ярамый монда. Ләке халкы  - үзенчәлекле халык ул. Ишеттең бит, картлар ни диләр? “Иртә әле иртә печәнгә төшәргә”. Үләннең орлыгы җитсен, кош баласын очырып җибәрсен. Быел үзенчәлекле ел, соң өлгерә печән. Көтик, сабыр итик берәр атна. Ә халык ясасын, үткәрсен Питравын. Менә күрерсез, бәйрәмен дә ясар, печәнен дә чабар, әле синең бүген печән дип ыгы-зыгы килеп йөрүче башка авылларыңнан алда җыеп-өеп тә куяр”. Бусы - әти. Әти чынлап та ләкелеләрнең үзсүзле, әмма булдыклы, төпле фикерле һәм шул ук вакытта таза тормышның эшчәнлек аша гына булуы мөмкин икәнлеген дә төшенә торган халык булуын белә иде шул. Ул алар арасында 9 ел эшләде.

Әти юк инде, Гөргөри дәдәй дә юк. Измайлов абый да. Ә менә узган ел Ләкедә байтак еллардан соң халыкның Питрау бәйрәмен яңартып үткәрделәр. Быел да бу көннәрдә Питрау печәннәре чабыла...

Карчык-корчык, бала-чага урманда мәтрүшкәләр, үлән-кура җыя торгандыр. Изге бәйрәмнәрдә сиңа сыенып, синнән котылу-ярдәм эстәүче, эш-хезмәте белән җир-туфракның игелекле әҗерен кайтарырга әзер торган газиз якташларымның өмет-ышанычларын аклый күр, табигать!

Клара Булатова, шагыйрә.

(“Әлмәт таңнары” 19 июль, 1991 ел)

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить