Питрау үтсә, җәй бетә (хикәя)

25.06.2017 08:00 | Хәбәрләр Печать

Питрау үтсә, җәй бетә (хикәя)

Изге апостолларыбыз Пётр белән Павел хөрмәтенә багышланган уникенче июль җитә.

- Улым, Питрауга да күп калмады. Без әле шифалы үләннәр җыярга да өлгермәдек. Бүген якшәмбе, бабаңны күндерә алсак, урманга үлән җыярга барырбыз. Чәчәкләрнең, үләннәрнең шифасы Питрауга чаклы гына. Үлән чәйләре эчеп, тәнеңә сихәт, җаныңа рәхәтлек, мең төрле чирдән дәва аласың,- диде әбием. – Без элек унике төрле чәчәк җыеп киптерә идек. Кыш буе аларны дару урынына кулландык. Чирнең, даруның ни икәнен дә белми идек. Питраудан соң сандугачның теле, үләннең тәме бетә. Өлгерергә кирәк,- дип тә өстәде.

Бабай безне урманга алып барырга ризалашты. Сеңлемнең генә дусларыннан аерыласы килмәде, ул бармаска булды.  

Менә бабайның УАЗигы басу юлыннан урманга таба элдерә. Урманга килеп җитүгә, йөгерә-йөгерә, төрледән-төрле чәчәкләр, үләннәр җыя башладык. Араларында ромашкалар, мәтрүшкәләр, гөлҗимеш, бояр гөле, тагын әллә нинди файдалы үләннәр бар. Мин аларны танырга да әбиемнән өйрәндем. Үләннәр җыелып беткәч, әбием агач күләгәсенә табын корды. Мин сандалиларымны салып куйдым. Куе үлән аякларны иркәли. Өчебез дә рәхәтләнеп әби алып килгән сый-хөрмәт белән чәй эчтек. Урманда, саф һавада әбиемнең көлчәләре, табикмәкләре тагын да тәмлерәк булып тоелды.

- Печән бик уңган. Питрауда яңгыр  гына ява күрмәсен.  Юкса печән черер. Алла сакласын, малкайлар ризыксыз калмасын,- дип борчылып куйды бабай.

Ял итеп алгач, кайтыр юлга чыктык. Эх, урмандагы рәхәтлекләрне сеңлем генә күрмәде. Борчылырга урын юк анысы, без аңа куян калачы һәм урманның иң матур чәчәкләрен алып кайттык.

...Көткән Питрау бәйрәме килеп җитте. Көн аяз, җылы. Зәй әрәмәсендә печән бүләләр. Сеңлем белән мин дә, әби-бабайга ияреп, әрәмәгә төштек.

- Сыерга кышлык азык әзерләргә кирәк,- диде бабай. - Әрәмә печәнен малкайлар бик ярата. Чөнки ул бик йомшак, сусыл.

Әрәмәдә печәнлекләр бик күп. Алар ягыннан җыр, моң агыла. Күңеле нечкәреп киткән әбием:

- Хезмәт бәйрәме менә шулай була, улым, - дип әйтеп куйды.

Тиздән әрәмә юлында әтиемнең дә машинасы күренде. Әнием тәмле шулпа, пәрәмәчләр пешергән дә, бергәләп безне сыйларга килгәннәр. Табын әзер булгач, бабай белән әби дә ялга туктадылар. Әбием табынга күршеләрне дә чакырды.

- Сездән башка табын түгәрәк булмас бит,- диде ул кунакларга. – Ризык  мул, барыбызга да җитәрлек.

Минем әбием киң күңелле кеше шул. Ул безне дә юмарт булырга өйрәтә. Ашап эчкәч, әти-әнием сеңлем белән мине Зәйгә су керергә алып төштеләр.

Питер тугаенда яр сөзәк, яр буйлары комлык. Без килгәндә, балалар чыр-чу килеп су керә иде. Әйтерсең авылның бөтен баласын әрәмәгә җыеп китергәннәр. “Питрау көнне сулыклар тылсым көченә ия була, Питрауда су керү бик саваплы”,- дип шатландырды әнием. Без рәхәтләнеп су коендык, Зәйне иңләп-буйлап йөздек. Бу вакытта печәнчеләр ягыннан җыр агылды:

Пар-пар үрдәкләр йөзәләр

Әрәмәдә, күлләрдә.

Сезнең белән бергә булгач,

Чәчәк ата гөлләр дә.

 

Безнең гумер узып бара,

Минут-сәгать санамый.

Питрау бәйрәмнәре узгач,

Сайрар кош та сайрамый.

Зинаида Захарова

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить