Сыерчыклы, гөрләвекле уйланулар

07.05.2017 08:02 | Төрледән-төрле ни төрле Печать

Сыерчыклы, гөрләвекле уйланулар
Пенсиямнең бер елы узып та китте. Шәһәр белән авыл арасында йөреп үтелгән гомер  бер саплам җеп озынлыгы гына булды сыман. 
Өйдә әти белән әнинең юклыгы күңелне гел  тырнап торса да, туганнарыма рәхәт, кайталар - ишек ачык, китәләр - озатып калучы бар. Әле бер ялны Чаллыда яшәүче сеңлем Мариянең 4 яшьлек оныгы кайтып вата-җимерә яз турында шигырь  сөйләп күңелләребезне күтәреп, көлдереп кенә түгел, уйларга салып та китеп барды.
 
Яз, яз, яз килә, тәрәзәне ачтылар.
Тып, тып, тып итә, эре-эре тамчылар.
 
Соңгы елларда иркенләп, озаклап торып каршылаган беренче язым бу. Кар шул кадәр күп кебек, көненә әллә ничәшәр тапкыр бәрәнге базын ачып карыйм, су төшеп ятмасын, янәсе. Авылдашлар кар елдагыча дип, күңелне юата юатуын, тик ике арада узылган гомернең уңай һәм тискәре яклары да бар икән аның. Кыш көне китәсең, киләсе ялларыңа кайтканда авылда яз, җәе, көзе белән дә шул ук хәл. Шуңа күрә табышлары да, югалулары да тип тигез булып чыга шәһәрдә яшәп ятучы авыл баласының. Шәһәр тормышы үзенчә, ә авыл тормышы үзенчә кайный. Авылдан чыккан шәһәрдәге иптәш кызларымның кайсылары минем авылга ашкынып торуыма аптырыйлар, ә кайберләренең кайтыр җирләре юк. Без беребез дә мәңгегә килмәгән, тик туган нигезең, туган авылың мәңгелек булсын икән ул. Кендек каны тамган туфрагыңа юллар ябылмасын да, буыннар чылбыры өзелмәсен.
 
Элек кояш җылырак карый башлау белән, түбәдән тамчы тама башлый иде, тамчыга чиләк куеп мунчасын да якты, терлек-туарын да  сугарды халык. Каршы якта яшәп ятучы Татый әбинең бакча сукмагы буйлап Арткы урамнан гөрләвек суы агып төшә торган иде. Инеш чишмәдән көянтә-чиләкләп су ташыган безнең кебек үсмер кызларга язның иң зур бүләге иде ул. Өйдәге бөтен кешенең сазга баткан бутыйларын да гөрләвектә юабыз, идән-сәке юган чүпрәкләрне дә шунда алып чыгып чайкыйбыз. Шук малайларның кар суына чокыр казып алдавыч ясап куюлары дисеңме!? Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең диюләре безнең авыл малайларына кагылмый. 
 
Һәр нәрсәдән кызык, сөенеч күреп яши белә идек шул. Ә быел түбәдән юньләп тамчы да таммады. Хәзер калайлар заманча, кар төшереп азапланасы да булмады, кояш назына эреп, җылынып түбә карлары үзеннән үзе шуып төште дә бетте. 
 
Җирдәге тереклек өчен кояш кирәк шул, без дә яз җитү белән, кояш җылысына тартылып, нурларына тотынып урамга сибеләбез. Урам тулы бала, шулай булмый ни, өй саен кимендә алты- җиде бала. Үзем шәһәргә чыгып киткәч без тугыз бала диюемә, берәүнең сезнең авылда ут юк мәллә, дигән сүзен ишеткәч аптырабрак калган идем. Хәзер урамда бала юк, берәр елга булса да ут сүндереп торуның да нәтиҗәсе булмас булуын, чөнки авылда бала табарлык яшьләр юк дәрәҗәсендә. Тик булмас димә - дөнья бу, безнең әниләр төпчекләрен кырык биштә тапканнар бит әле. Әниләр шул - без түгел.... Кечкенә генә булса да сөенечебез дә юк түгел, быел күрше кызыбыз Карина белән Иваныбыз беренче класска укырга барачак. Безнең капка төбеннән узып ике баланың мәктәпкә йөрүе узе үк бәхет бит инде ул. Әни исән вакытта, әнә, Эльмира кайтып китте, безнең  Диана да кайткандыр инде дип, тәрәздән карап утырулары сагындыра. Үзем дә әни көненә калдым хәзер дигән чакларым да юк түгел. 
 
Әнә, әле кардан ачылып та бетмәгән юлдан, Иван велосипедта элдерә. Инде аның шулай йөри башлавына бер ай чамасы бардыр, соңгы араларда Карина да аңа иярде, икәүләшеп колачлыйлар авыл урамын. Иван барысын да булдыра ул, алар өй эчләре белән шундый, иртә ята, иртә тора Иван. Кыш буе әбисенең дә, үзләренең дә каралты-курасын кардан чистартты ул. Аны кешегә әйтсәң кеше ышанмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Әле бер көнне тыкрыктан агып төшкән гөрләвек суын канау казып агызып ятканын үзем дә озак кына күзәтеп тордым. Алар Карина белән гел бергә. Карина Иван белән идарә итәргә ярата, ни дисәң дә хатын-кыз шул. Кич җиткәч кенә аерылыша алар, күзгә-башка чалынмый торсалар, урамның яме югалып, күңелнең бер чите сыкрый башлый. 
 
Апрель башында сыерчыклар кайтты  авылга, энемнәрнең әллә ничә сыерчык оясы бар. Чыпчыкларны куып чыгарып, бишесенә дә оялады алар. Бездә яз аенда беренче сыерчык күргәндә карга ятып ауный торган йола бар. Энемнең улы Сашадан уңайсызландым үзем, күрше Әүдекей түтинең (79 яшь) ятып аунаганын гына күзәтү белән чикләндем быел. Иртә белән сайрарга тотына сыерчыклар, сездә ничектер, бездә шул кадәр оста итеп сызгыра да әле алар. Инде үзем дә ничә тапкыр миңа нинди “егет” сызгыра икән дип артыма борылып алдандым. Мин әллә ничә тапкыр алданырга да  риза, тик сыерчыкларның күршеләрнең өч оясын да үз итмәүләре генә эчне пошырып тора. Нинди калыпка салып сайлый икән соң бу сыерчыклар ояны, оясы ошамыймы, әллә хуҗаларымы? Күршеләребез бер дә начар кешеләр түгел, дус тату гына яшәп ятабыз, югыйсә. Күрше дигәннән, әле бәрмәнчек ала торган көнне Учыпларның Гриш дәдәй су буена төшеп бәрмәнчек җыеп менеп, хатыны Лиза түтей бөтен күрше “кызларына” таратып чыкты. Кыш көне су буена сукмагы да юк бит әле аның. Үзем ничә көн алдан караштырып йөрсәм дә, талларга барып җитәрлек, җайлы бер генә урын да тапмаган идем, ләбаса, ә менә Гриш дәдәй тал песие белән без кызларны сөендерә алды, кечкенә генә булса да үзе бер егетлек бит инде бу! 
 
Кызлар дигәннән, безнең оч кызлары да олыгая бара. Быел Иванның әбисе Марҗый түтинең туксан яшен тутырдык, ә узган елның  декабрендә Аннук түтигә туксан тулган иде. Аннук түти урамга бик чыгып йөри алмаса да, Марҗый түти әле безнең яшьтәгеләрне бер якка куя, сәгать теле кебек һаман хәрәкәттә.  Эшсез үләм бит мин дип, кырмыска кебек һаман эштә дә эштә ул.
 
Быел да кышларны исән-сау чыктык дип сөенеп утырабыз менә. Сыерчыклы язларны гына түгел, Сандугачлы җәйләрне дә бергә җәйләргә язсын. Үткәннәр сагындырса да, бүгенгесе кадерле, киләчәге өметле генә була күрсен берүк. Менә хәзер күке килгәнен көтәбез, җәйләр күкеле дә булырга тиеш бит. Безне әниләр күке кычкырса су коена башларга ярый дип үстерделәр. Каз-үрдәкләр тезеннән генә калган инешебез дә соңгы елларда кайбер урыннарда колач җәеп йөзәрлек инешкә әйләнде, әллә ничәшәр еллык агачларны су кондызы тешләре белән каезлап аударып, бөя ясап бетерде. Беренче тапкыр күргәндә үзем шаккаткан идем, ювелир да алай оста эшләмәс! Күке дигәннән, күке-күке, минем тагын ничә ел яшисем калды дип тә сорый идек әле аннан кечкенә чакта. 1,2,3,4,5 бик аз гомер юрыйсың дип үпкәләп йөргән чаклар да булмады түгел. Безгә шул чаклы гына гомер юраган күкеләр әллә кайчан үлеп беттеләр инде, ә без менә исән-сау. Ниятебез: туган нигезебезнең тәрәзәләрендә ут сүндермичә, яшәргә дә яшәргә әле. 
Елизавета Малова 
Түбән Кама-Владимир.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить