“Без әнкәйнең биш шатлыгы идек...”

29.04.2017 08:00 | Хәбәрләр Печать

“Без әнкәйнең биш шатлыгы идек...”

 

Еллар узган саен, үткән тормыш белән бүгенгене ешрак чагыштырабыз. Берәүләр бәхетле, икенчеләр сикәлтәле юлдан үткән. Араларында Ходай төрле яклап сынаса да, бирешмәүче тырышлары да, булганын да кадерли белмәүче сөрхәнтәйләре дә шактый. Элек өй тутырып балалар гөр килә иде, хәзер үрнәк гаиләләр дә бер-ике белән туктап калалар. Әллә тәрбияләүдән куркалар, әллә ялкауланалар? Әллә, чыннан да, заманалар бик катлауландымы инде? Балалар саны кимү сәбәпле, 2007 елда икенче баласын табучыларга Ана капиталы бирелә башлады, өченчесенә – җир участогы, микроавтобус алучы ишле гаиләләр дә бар. Ләкин белгечләр, моңа карап, балалар саны артмый, аларның туу вакытлары гына тизләтелә, диләр. Күп кенә депутатлар, дин әһелләре аборт ясатуга каршы закон чыгаруны сорап, чыгыш ясыйлар. Яралган бала туарга тиеш, диләр. Бер караганда, дөрес фикер. Сабыйлар – безнең киләчәк, дәвамчыларыбыз бит. Ә икенче караганда?..

Күп итеп бала үстерү җиңелме? Элек ничегрәк иде, ә бүген нигә болай? Абортларны тыя торган закон кирәкме? Күптән түгел Мамадыш районының Колышчы авылында төрле яшьтәге, тормыштагы хатын-кызлар белән нәкъ тә әлеге темага әңгәмә кордык. Фикерләр төрле: кызыклы, кайсыберләре хәтта кызганыч та.

Биш хатында биш язмыш

Язмам геройлары белән таныштырып үтим. Мария түти Андреева – иң өлкәне, аңа 88 яшь. Колышчыга Балык бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан килен булып төшә. Сугыш елларына туры килгән сабый чагында кышын таеп егылып, тез капкачы ярылып, җәйгә кадәр интегә. Иптәшләреннән калгач, кабат укырга да бармый, колхозда эшли – сыер белән сукага чыга, басу тырмалый, урман да кисә, чана тартып колхоз өчен симинәгә дә йөри. Тәтәләре сугыштан кайтмый. Тыныч тормыш башлангач, дус кызлары белән Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. “Анда укыганда колхозда эшләвем файдага булды, ди Мария түти. – Сорауларга, экзаменнарда үз тәҗрибәмнән чыгып җавап бирә идем”. Яхшы укый, агроном һөнәрен үзләштерә. 22 ел буе агроном, аннан 13 ел авыл Советы председателе була. Шадриннар Валентинына кияүгә чыгып, өч бала таба.

Нәсимә апа Әмирова Югары Ушмадан килен булып төшә. 79 яшь. Алабуга культура училищесында укып, авылга библиотекарь булып килә. Нәсимә апа укый белмәгәннәргә китапны рәсемен карау өчен генә бирмәгән, балаларны башта укытып карый торган булган. Аның клуб җитәкчесе булган вакытларын әле дә сагынып искә алалар. Ничек җитешә идек икән ул вакытта, бер бәйрәмне дә калдырмадык бит, дип сөйли авыл халкы. “Рәхәтләнеп яшәдек, Алла бер ул, ике диннең берсен дә какмадым”,- ди Нәсимә апа. Дүрт улы Апушевлар барысы да авылда калган, зур-зур йортлар салып, башка чыкканнар, эшмәкәрләр.

Пелагея түти Чебышевага 65 яшь. Борис дәдәй аны Юкәчедән урлап кайта. “Кайнанам баскыч төбенә толып салып, идәнгә палас җәеп җибәреп, мендәргә бастырды, бер телем ипине икегә бүлеп, май ягып бирде. Шулай итеп тормышка чыктым. 42 ел яшәдек, ике бала үстердек”, - ди ул. Ире урыннарда эшләгәнгә, колхозлар буенча гел күченеп йөргәннәр, соңыннан Колышчыга кайтып, иске нигезләренә йорт салып кергәннәр. “Пенсиягә чыккач та, гореф-гадәтләрне искә алып, яшьләргә күрсәтү, авылны йокыдан уяту теләге белән дә, Май чабу бәйрәмнәрен уздыра башладык,- дип дәвам итә Палый түти. – Әле без югалып калмыйбыз, райондагы концертларда да, Казанда узучы конкурс-фестивальләрдә дә катнашып торабыз”.

Әңгәмәбезнең урта буын вәкиле Фәния Шадрина инде 34 ел Колышчыда фельдшер булып эшли. Ярдәм сорап күрше авыллардан да киләләр икән. Мария түтинең килене, өч бала анасы.

Нина Трушова да Колышчы килене. 34 яшь, ике бала анасы. Клуб җитәкчесе булып эшли. “Ул эшкә чыккач та, бәйрәм-сәйрәмнәр, концерт-кичәләр уза башлады, авыл җанланып китте”-, дип сөенә халык.

Бер алманы бишкә бүләек

Алар барысы да күп балалы семьяларда үскән кызлар. “Рәхәт иде. Балалар күп, дип әти-әниләр дә зарланмады”,- дип искә алалар сабый чакларын. “Дүрт энемне карадым, сугышка кадәр үк колхоз эшенә йөрдек. Әни бик тырыш иде”, - ди Мария түти. Нәсимә апа биш баланың өченчесе булып туган. “Әни ун бала тапкан, җидебез исән-сау үстек. Эшләп үстек, уйнаудан да мәхрүм итмәделәр. “Эшегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен булыр, дия иде әти”. Кечкенәдән үк җылый-җылый тегү машинасы төбендә утырдым, тегү тегәргә өйрәндем. Тормышның авыр чагы булса да, балалар күп булгач, матур яшәдек”, дип сүзгә кушылды Палый түти. Фәния Йосыповнаның да өч абыйсы булган. “Безнең балалык чорына авыр тормыш туры килмәде. Рәхәттә үстек, мохтаҗлык күрмәдек. Һәрберебезнең бүленгән эше булды. Абыйлар, бу кызлар эше дип тормады, ашарга да пешерделәр, идән дә юдылар. Әни мине, “балаларга беркайчан да юк дип әйтмәгез, табыгыз, сезнең балаларыгыз алар”, дип өйрәтте”, - ди ул. Нина Николаевна өч балалы гаиләдә төпчек бала – ике дәдәсенең иркә сеңеле булып үскән.

Үзләре тапкан балаларны берсе дә күпсенми, ә менә әзсенүчеләре юк түгел. Мария түти: “Ул вакытта хәзерге мөмкинлек юк иде, көне-төне басуда эштә булдым. Өч бала хәзер гел юк шикелле, күбрәк табасы калган икән”, дип, соңыннан үкенүе турында әйтте. Нәсимә апа да, дүрт малайдан соң, тагын берне китергән булсам, бәлки, кыз булыр иде, дип уфтана. Палый түти дә шул ук фикердә: “күп балалы кешеләргә сөенеп бетеп булмый, әле бер балалары кайтып керә, әле икенчесе”. Урта буын Фәния апа: “Өчесен дә әби-бабалары үстереште, әз булды димим, биргәненә шөкер, исән-сау гына яшәсеннәр”,- ди. Ә менә Нинаның “әле бит миңа 34 кенә”, дигән сүзләре сөендерде, киләчәктә күп балалы ана булу турында уйлары юк түгел, ахры.

Юрганыңа карап...

Бүгенге көндә биш бала үстереп буламы? – дигән сорауга инде төрле фикерләр ишетергә туры килде. Нәсимә апа белән Палый түти, рәхәтләндереп була, диләр. Чөнки өч яшькә кадәр декрет ялы бирәләр, памперс киертәләр, яннарында әбиләре булган балалар бигрәк тә иркен үсә. Мария түти белән килене Фәния авыл җирендә үстереп булса да, шәһәрдә булмый, дигән фикердә булып чыктылар. Икенчегә кыз “алып кайтырга” сораган Мария түтигә оныгы болай дип җавап биргән: “Әле тапканын ничек итеп үстереп бетерәсе. Бер көн ютәлләсә дә кая куеп торырга белмибез – икебез дә эштә, чирле көе садикка барып булмый. Балалар бакчаларына чират, үсә башлагач, мәктәптән дә каршы аласы була. Әгәр син тагын егерме ел яшәсәң, уйлар идем”. “Безгә апа-абыйлардан калган кием дә ярады. Замана үзгәрде – без курчак белән уйнап үстек, хәзерге балаларга телефон, планшет, сөйләшә торган курчак, үзе йөри торган машина кирәк”, дип сүзгә кушылды килене. Нина Николаевнаның сүзләре буенча, күп бала үстерү авылда да, шәһәрдә дә авыр. “Авыл баласына дип, бер нәрсәне дә очсызрак бәягә сатмыйлар, ә спрос шул ук. Шәһәрдән кайткан киемнәрне, ярый, өй арасында, ишегалдында киертерсең дә инде, кеше янында кешедән ким булмасын, дип тырышабыз. Авыл баласы мәктәпне тәмамлап, шәһәргә югары белем алырга чыгып китә. Анда да аны колач җәеп көтеп торучы юк. Торыр җиренә – тулай торак яки квартира арендаларга, кайтып-китеп йөрергә, ашарына кирәк. Шәһәр баласы өеннән чыгып китә, өенә кайтып керә. Бүгенге көндә әби-бабайлы, төптән нык семьяда өч баланы рәхәтләндереп үстерергә була. Барысын да квартиралы итеп булмаса да, берсенә көч җитә. Үзләре тырышса гына инде. Балаларны табып була ла ул, унысы да үсә, ләкин аларның киләчәге бар бит әле. Шуны уйларга кирәк”,- дип борчыла ул.

Хатын-кыз матурлыгы – Ана булуда

Әңгәмәдәшләрем барысы да диярлек абортка каршы. Бала алдыруның хатын-кыз организмына начар йогынты ясавын да беләләр, аңлыйлар. Ләкин күбесе, саклану чараларын кулланып, аз бала алып кайту ягында. Ә бит дин әһелләре Ходай ничәне бирсә, шулкадәр табарга куша... Бу очракта гомере буе сәламәтлек сагында торучы Фәния апа медицина ягыннан да аңлатма бирде. “Бала яралгач та, хатын-кыз күптөрле тикшеренүләр уза. Сабыйның зәгыйфь булып туасын алдан ук беләләр. Иң авыр очракларда, аналарга йөрәк астында яралган җимешләрен алдырырга киңәш ителә. Андый балаларны тудырган очракта да, әти-әнисе халыктан тиенләп акча җыя, ярдәм сорый, - ди ул. - Аннан соң, алып кайту бер нәрсә, аны кеше итү – икенче. Яшь белгечләрне, тәҗрибә, стаж сорап, эшкә алмыйлар хәзер. Эшли башлап, ун елдан соң торыр җир белән ярдәм итсәләр, я булмаса, түбән процент белән кредит бирсәләр, кеше бала табарга курыкмас иде”. Нинаның фикере дә акчага килеп тоташа. Фельдшер сүзләреннән аңлашылганча, Колышчыда ел саен бәби туып тора. Бары 160 кешелек бу авылда 29 бала бар икән. Үз балалары турында сүз барганда, мөмкинлекләреннән чыгып бәби китерсеннәр, үз иркеләренә куябыз, без булышырга риза, ди алар.

Бүгенге көндә бирелә торган 453 мең сумлык Ана капиталы баланы 18 яшькә кадәр тәрбияләргә җитми. Аны һәрбер туган балага бирсәләр, күпкә яхшырак булыр, дигән фикерләр дә яңгырады әңгәмә барышында.

Бәлки, мин барысын да аңлап бетермимдер. Кем әйтмешли, ашаган белми, тураган белә бит. Ләкин урта яшьләрдәге ике бала атасының, кайчандыр, сүз уңае сүз чыгып, “Бала – үзе бәяләп бетергесез капитал ул”, дигән сүзләре колагымда әле дә яңгырап тора.

 

Тагын укугыз:

В деревне Кулущи побывали журналисты (фоторепортаж)


Юлия ГУБИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить